ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2009 ел
чәршәмбе
 

      Иске Икшермәдә урнашкан “Яшьлек” спорт лагеренең икенче сменасы эшчәнлеген төгәлләде. Беренче смена спортның төрле юнәлешләре буенча оештырылган булса, икенчесе самбо, дзюдо көрәше белән шөгыльләнгән 30 спортчыны үзенә җыйды. Шунысы үзенчәлекле: биредә Шәмәрдән спорт үзәге спортчылары белән беррәттән, республиканың төрле төбәкләреннән килгән командалар шөгыльләнде. Алар арасында Казанның “Ракета” командасы (җитәкчесе Камил Сәйфуллов, атказанган тренер, СССРның спорт остасы), самбо көрәше буенча СССР призеры Ришат Шәрапов җитәкчелегендә Әлмәт командасы, Казан дәүләт аграр университеты командасы (җитәкчесе Татарстанның атказанган тренеры Рөстәм Сөнгатуллин), СССРның спорт остасы Әмир Хәмидуллин җитәкчелендәге Казан шәһәре ЮХИДИ командалары бар. Әлеге сборның җитәкчесе ТР атказанган тренеры Мөдәррис Галимуллин һәм самбо көрәше буенча СССРның спорт остасы Марат Шәрифҗанов.


3
август, 2009 ел
дүшәмбе
 

 

 30 июль көнне Мостафин Зөфәргә өч яшь тулды. Ләкин туган көнен ул туганнары белән түгел, ә республика балалар клиник хастаханәсендә уздырды.

      2008 елның көз көнендә Дрожжаной муниципаль районның №114 янгын сүндерү бүлекнең дежур караул командирына Илнас Мостафин өенә бәла килде. Аның ике   яшьлек  улы Зөфәр бик каты авырый. Республика балалар клиник хастаханәнең табиблары баш мие шеше диагнозын куйдылар. 2008 елның ноябрендә хастаханәдә малайның гистологиягә анализлар алдылар. Анализларның нәтиҗәләре яман шеш авыруын расладылар. Ноябрьнең урталарында Зөфәргә түләүсез операция ясадылар. Ул уңышлы узды.


31
июль, 2009 ел
җомга
 

Чистай шәһәре янында Кама елгасында Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясенең үзәк бүлекчәләр арасында икенче республика ярышлары узды.

     Быел ярышның өч этабына тагын берсе кушылды. Шуларның берсе – биш км тиз йөрешле гонка, икенче этап – тиз йөрешле фигуралы йөртү. Өченче этап – эстафета: коткару бөятен ыргыту, аның белән йөзү һәм  яңа дүртенче этап – батучыны коткару.


29
июль, 2009 ел
чәршәмбе
 

     Бүген Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе яңа хезмәткәрләр белән тулыланды- Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының югару уку йортларның яшь чыгарылыш студентлары.

 

     28 июль көнне Арча районның Казансу елгасында өч яшьлек малай су корбаны булды. Аның гәүдәсен судан Арча районның ПЧ №107 янгын сүндерүчеләре   алдылар һәм РОВД хезмәткәрләренә тапшырдылар.

     Фаҗига булган көнне Раил бер туган сигез яшьлек апасы белән үзләре генә су коеныдылар. Су коенырга аларны ата – аналары җибәрде. Раилнең апасы аны үзен генә яр буенда калдырып, дус кызлары янына чапты. Малайның суга кергәнен беркемдә күрмәде. Аннан соң гына, узып баручылар, ярда баланың аяк киемнәрен таптылар һәм тиз арада Арча районның янгын сүндерү бүлегенә хәбәр иттеләр.


27
июль, 2009 ел
дүшәмбе
Татарстанның янгын сүндерүчеләре арасында 31 нче республика ярышлары тәмамланды. Ярышлар Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендә узды. Беренче һәм икенче урынны Әлмәт янгын сүндерүчеләре алды. Өченче урынны Түбән Кама янгын сүндерүчеләренә бирелде.

21
июль, 2009 ел
сишәмбе
 

     20 июль көнне Ютазы районы Бәйрәкәтамак авылында махсус җиһазландырылмаган урында су коенган вакытта ике бала батып үлде. Аларның үле гәүдәләрен судан Ютазы районның ПЧ № 2 янгын сүндерүчеләре алып чыктылар һәм РОВД хезмәткәрләренә тапшырдылар.


20
июль, 2009 ел
дүшәмбе
 

 

     19 июль көнне РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең  оператив төркеме, министрның урынбасары Николай Суржко җитәкчелегендә Кайбыч муниципаль районына чыктылар. Әлеге район корылыктан зарар күргән 23 районнынан берсе.

       Районга килүгә ООО Агрофирма “Золотой колос”ның солы үскән бер кырында РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең оператив төркеме спутник элемтә ярдәмендә Мәскәүдә урнашкан НЦУКС ка хәбәр җибәрү өчен күчмә пунктны җәелдереп җибәрделәр.


18
июль, 2009 ел
шимбә
 

     Министрлар Кабинеты боеруы буенча авыл хуҗалык культурасында зарар күргән һәм чәчүлекләр һәлак булуы нәтиҗәсендә ТР азык- төлеккә янаган куркынычны булдырмас өчен  агымдагы  елның 20 июленнән гадәттән тыш хәл режимын кертергә.  

 

      17 июль көнне “Заря” бакчачылык җәмгыяте  янында Чаллының №6 ЗПСО  коткаручылары буадан алты яшьлек малайның үле гәүдәсен алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International