Бер көн эчендә генә республикада ике бала суда батып үлде

2009 елның 29 июле, чәршәмбе
 

     28 июль көнне Арча районның Казансу елгасында өч яшьлек малай су корбаны булды. Аның гәүдәсен судан Арча районның ПЧ №107 янгын сүндерүчеләре   алдылар һәм РОВД хезмәткәрләренә тапшырдылар.

     Фаҗига булган көнне Раил бер туган сигез яшьлек апасы белән үзләре генә су коеныдылар. Су коенырга аларны ата – аналары җибәрде. Раилнең апасы аны үзен генә яр буенда калдырып, дус кызлары янына чапты. Малайның суга кергәнен беркемдә күрмәде. Аннан соң гына, узып баручылар, ярда баланың аяк киемнәрен таптылар һәм тиз арада Арча районның янгын сүндерү бүлегенә хәбәр иттеләр.

     Тагын бер фаҗига Буа районның Адав – Толымбай авылында булды. Буа шәһәренең ЗПСО № 1 коткаручылары балык тоткан вакытта суга батып үлгән 1998 елгы яшүсмернең үле гәүдәсен алдылар. 11 яшьлек Денис ул көнне буада 29  яшьлек дусты белән агач коймәдә балык тоттылар. Буа, камыш белән капланган иде, урта бер җирендә генә чиста булган, нәкъ менә шунда аларның көймәсе капланган да инде. Коткаручылар фаҗига булган урынга килгәч, көймә янына камыш аша көчкә килделәр. Аның янында баскан килеш яшүсмернең гәүдәсен таптылар. Күрәсең, ул камышка чәбәләнгән булган. Дустын исә, коткаручылар таба алмганнар. Әлеге кешене күрүчеләр әйтүенчә ул башта камышлар арасында качып утырган, анна соң ул күздән югалды.  Хәзер аны милиция хезмәткәрләре эзли.

1 июньдән бирле суда барлыгы 82 кешеүлгән. Шул исәптән 12 бала гомере өзелгән.

 

РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча  баш идарәсе искәртә:

Җиһазландырылмаган урыннарда коенмаска. Исерек хәлдә һәм кояшта озак булганнан соң су кермәскә.

Балаларны караучысыз калдырмаска. Таныш булмаган урында суга чуммаска, махсус киртәләрдән читкә китмәскә, өреп кабартылган матрасларда яки камераларда йөзмәскә, судноларга якын килмәскә.

Сулыкта суүсемнәр күп булса, аларга эләкмәс өчен су өстендә йөзәргә. Көймәдә йөргән вакытта да саклык чараларын үтәргә: артык йөк төямәскә, борт читенә утырмаска һәм узып баручы судноларга якын килмәскә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International