ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2009 ел
сишәмбе
 

     Бүген Туполев исемендәге КДТУның өченче курс студентлары РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәгенә экскурсиягә килделәр. Монда алар Кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясенең норматив – хокук базаның бурычлары , максатлары, суднолар йөри торган техника белән таныштылар.

       Студентларның ТР Кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясе белән беренче танышу укыту сыйныфында узды. Танышуны РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең  Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция җитәкче бүлегенең урынбасары Евгений Демчак уздырды.


13
июль, 2009 ел
дүшәмбе
 

Сигезенче федераль янгынга каршы хезмәт отрядның автопаркы, тагын бер машина белән артты. Хәзер Яшел Үзән районның Түбән Вязов бистәсендә 154 нче янгын сүндерү частендә тагын бер югары үткәрүче автоцистерна барлыкка килде.

     Янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, әлеге техника аларның көндәлек эшенә бик кирәк, чөнки шом сигналы буенча берничә километр аша, төрле һава торышында, юлсызлык булган очракта авылларга, бистәләргә чыгарга туры килә. Ә ышанычлы техника – ул янгын сүндерү бүлекчәнең беренче булып килү һәм кеше гомерен коткару гарантиясе. “ПЧ-154 – Яшел Үзән районның Идел аръягы зонасының федераль янгынга каршы хезмәтнең бердән - бер бүлекчәсе. Нәкъ менә бу янгын сүндерү частенең янгын сүндерүчеләр җилкәсенә әлеге территориядә урнашкан торак пунктларнында янгынны сүндерү өчен төп йөк ята. – дип әйтте Яшел Үзән гарнизонның янгын сүндерү хезмәтнең җитәкчесе эчке – хезмәт полковнигы Зөфәр Хәлиуллин. – бу техника янгын сүндерү өчен  генә түгел, ә кирәк чагында гадәттән тыш ситуациядән ликвидацияләү өчен хезмәт итәр дип ошанабыз.”


10
июль, 2009 ел
җомга
 

     Казан шәһәренең гражданнар  саклау идарәсенең эзләү – коткару отрядына  Туполев исемендәге КДТУ беренче факультет студентлары экскурсиягә килделәр. Алар  коткару хезмәте турында тулы мәгълүмат алдылар, коткару җиһазларын күрделәр аның белән кулланып  карадылар, хәтта коткаручыларның суда йөри торган скутер һәм катерның руль артында да утырдылар.

      Өченче курс студентлары җитештерү практикасын узалар, әлегә алар үзләренең булачак һөнәре буенча башлангыч мәгълүматларын  экскурсия һәм лекция аша алалар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның стуктурасы белән ташышу бүген Казан шәһәренең башкарма комитетының  гражданнар  саклау идарәсенең эзләү – коткару отрядында  узды. Башта студентларга гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның һәм Татарстанның  эзләү – коткару хезмәтенең барлыкка килүенең тарихын сөйләделәр. Үзенең хезмәт серләрен аларга беренче сыйныф коткаручы, югары дәрәҗәдәге судья - Николай Мухин ачты. Белгәнебезчә,хәзерге замандагы коткаручы - урында ориенлашырга, югары биналарда йөрү өчен альпенист осталыгы, нык сәламәтле, физик яктан көчле булырга тиеш.


9
июль, 2009 ел
пәнҗешәмбе
 

     Бүген Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының  беренче факультетның  өченче курс студентлары беренче тапкыр Казанның бер предприятиясенең саклау корылмасында булдылар. Бу дәресне студентлар өчен Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның хезмәткәрләре оештырды.

    Әлеге дәрес өченче курс студентлары өчен гадәтти аудиториядә түгел, ә җир асты өйрәтмә сыйныфында узды. Яшь тыңлаучыларны үзенчәлекле яшеренү урынны белән ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның  хезмәт кешене һәм халыкны өйрәтү буенча бүлекчәнең җитәкчесе Владимир Афанасьев таныштырды. Ул билгеләп үтүенчә,  яшеренү урында булган кеше өчен иң мөһиме, чиста һава булуы.  Аны фильтрация ярдәмендә алалар. Һаваның күләме 750 кешегә җитәрлек булырга тиеш. Әгәрдә предприятиядә химик яисә радиоктив шартлау булган очракта, яшеренеп торучылар  яшеренү урында өч түәлек кенә торырга тиеш. 


4
июль, 2009 ел
шимбә
 

Бүләккә - АЦ – 40 янгын сүндерү машинасы. Мондый бүләкне һәркөнне бирмиләр. Ә бу бүләк Апас районның  Ябалак авылынның ирекле янгын сүндерүчеләр өчен бик кадерле. Бүләкне Апас районы Ябалак авылының “Ибраһимов  ферма хуҗалык коллективның” ДПОна 10 ел тулу уңаеннан Россиянең гадәттән тыш хәлләр тыш министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсеннең җитәкчесе эчке – хезмәт генерал – майоры Рафис Хәбибуллин бирде.


1
июль, 2009 ел
чәршәмбе
 

Кәрәзле компания абонентлары гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның дежур операторына бушка, теләсә кайсы вакытта үзенең бәласе турында хәбәр итергә мөмкин.

      Ләкин һәрбер компания “01” янгын – коткару хезмәтенә шалтыраткан вакытта үзенең җыю саннарын тәкъдим итә.


25
июнь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
 

Җәрәхәтләнгән кешегә беренче ашыгыч ярдәм күнегүләрен күрсәтү, су йөзү кагыйдәләрен һәм янгын сүндерү һөнәре белән таныштыру – менә шундый “Балалар куркынычсызлыгы” дигән бәйрәм “Спутник” балалар савыктыргыч лагереннән малайларның һәм кызларның исендә калды.

     Балаларга янгын сүндерү профилактикасын су йөзү куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру Казанның башкарма комитетының гражданлык саклау идарәсе, “Ял” яшьләр һәм балалар үзәге һәм судан коткару иҗтимагый оешмалары алынды. “Балалар куркынычсызлыгы”ның  бригадасы берничә көн дәвамында, әлеге очрашуны 14 балалар ял итү лагерьләрендә уздырырга җыена.


23
июнь, 2009 ел
сишәмбе
 

 Янгын сүндерү күнегүне камилләштерү, урман янгыннары  һәм янып китүне ликвидацияләү, хуҗалык эшчеләренең һәм янгын саклау хезмәткәрләрнең үзара бәйләнеш эшләрен эшкәртү – менә шундый бурычлар Яшел Үзән урманчылык участогында узган өйрәтмәләрдә булды. РФ Урман кодексына туры китереп, урманнарны саклау вәкаләте, шулай ук урман янгыннарын сүндерү РФ башкарма хакимият органнарына салына. Урман янгыннарын сүндерү Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның хокук ныгытылган функциясе түгел. Ләкин, урман хуҗалык эшчеләрнең көче җитми икән һәм халык яши торган пункта янгынның күчүе яный икән, ярдәмгә муниципалитет вәкилләре һәм МЧС янгын – коткару бүлекчәләре килә.


20
июнь, 2009 ел
шимбә
 

     Бүген “МЕГА” сәүдә үзәгенең балалар мәйданында, балалар һәм аларның ата – аналары җәйге ялны ваҗигасез һәм җәрәхәтсез үткәрү өчен бик күп кызыклы һәм гыйбрәтле мәгълуматны, кагыйдәләрне белделәр. “Балалар һәм куркынычсызлык” акцияне Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең хезмәткәрләре һәм МЕГА балалар клуб вәкилләре оештырдылар. Әлеге акция ата – аналарның һәм аларның балаларның игътибарын, янгын куркынычсызлык кагыйдәләренән тыш су коену куркынычсызлык кагыйдәләренә юнәлтү өчен уздырыла. Бу акция мәктәп каникуллары вакытында бик актуаль, чөнки балалар күп вакытын урамда уздыралар:су коеналар, кызыналар.


19
июнь, 2009 ел
җомга
 

18 июнь көнне Кама – Тамагы районнан тугыз киломентр ераклыктан “Яшелчә” авылы тирәсендә “Теньков” агрофирма кырларын эшкәрткән вакытта “Скай Рейнджер” парапланы төште. Әлеге параплан Чуваш Республикасы Чабаксар районның Вапроси авылыда торучы 1957 елгы Николай Долговныкы булды. Параплан төшкән вакытта берничә кисәккә ватылды, нәтиҗәдә парапланы йөртүче төшүгә үк һәлак булды.

     Парапланның төшүе турында хәбәр 21 сәгать 40 минутта РОВД хезмәтенә   Кече Салтыки авылының Мингалиев А.Г торучыдан килде. Ул парапланның төшүенең шахиты иде. ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның Кама – Тамагы районы буенча оператив төркем идарәсе 22 сәгать 10 минутта парапланның төшкән урынына килделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International