Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яңа хезмәткәрләр белән тулыланды

2009 елның 29 июле, чәршәмбе
 

     Бүген Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе яңа хезмәткәрләр белән тулыланды- Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының югару уку йортларның яшь чыгарылыш студентлары.

     РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарә киңәшмә залында РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең кадрлар  идарә җитәкченең урынбасары эчке- хезмәт полковнигы Диляра Шәкирова күзәтүе астында Мәскәү шәһәренең ГПС Академиясе, Санк – Петербург шәһәренең ГПС университеты, Иванова һәм Уральск ГПС институның 17 чыгарылыш студентлары аттестацион – кадрлар коммисиясендә үзләренең аудиенцияләрен көтеп тордылар.

     Яшь лейтенантларны РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең җитәкчесе эчке- хезмәт генерал – майоры Рафис Хәбибуллин сәләмләде. Ул аларга булачак һөнәрләрендә уңышлар теләде. Һәрбер чыгарылыш студенты үз хезмәт урынын үз теләге буенча сайлады – кемдер район бүлегенең җитәкченең урынбасары була, кемдер дежур караул белән идарә итәчәк һ.б.

- Мин Иванова ГПС институтын тәмамлап, туган җиремә кайттым. № 56 янгын сүндерү бүлегенең караул җитәкчесе булып эшлиячәкмен – үзенең планнары белән эчке – хезмәт лейтенанты Александр Баранов уртаклашты. – Хезмәт баскычының югары дәрәҗәсенә менергә тырышырмын, Мәскәү шәһәренең ГПС Академиясен тәмамларга телим. Нинди солдат генерал булырга хыяланмый соң?

     Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Санк – Петербург шәһәренең ГПС университетның чыгарылыш студенты эчке – хезмәт лейтенанты Рафаэл Гибадуллин ГПН инспекторларның рәтләрен тулыландырды. Яңа хезмәткәрләр белән җитәкчеләр дә бик куанды. Алар хезмәткәрләрнең яшь дәрт һәм замандаш теоретик белемнәре белән янгын сүндерү хезмәтен яңа дәрәҗәгә күтәрә алырлар дип ошаналар. “Әлбәттә, тәҗрибә аларның әлегә юк, ләкин без һәрвакытта ярдәм күрсәтергә эзербез” – дип әйтте ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ОГПС-2 кадрлар бүлегенең җитәкчесе эчке-хезмәт полковнигы Ландыш Хуснутдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International