Баланы коткару

2009 елның 3 августы, дүшәмбе
 

 30 июль көнне Мостафин Зөфәргә өч яшь тулды. Ләкин туган көнен ул туганнары белән түгел, ә республика балалар клиник хастаханәсендә уздырды.

      2008 елның көз көнендә Дрожжаной муниципаль районның №114 янгын сүндерү бүлекнең дежур караул командирына Илнас Мостафин өенә бәла килде. Аның ике   яшьлек  улы Зөфәр бик каты авырый. Республика балалар клиник хастаханәнең табиблары баш мие шеше диагнозын куйдылар. 2008 елның ноябрендә хастаханәдә малайның гистологиягә анализлар алдылар. Анализларның нәтиҗәләре яман шеш авыруын расладылар. Ноябрьнең урталарында Зөфәргә түләүсез операция ясадылар. Ул уңышлы узды.

      Ләкин    операциядән соң химиотерапия курсы кирәк иде. Химиотерапия курсын балага шулай ук бушка ясадылар. Организмны ныгыту һәм баланың башка эчке әгъзаларын саклау  өчен кыйбатлы дарулар кирәк, әмма Зөфәрнең гайләсендә аларны алу өчен матдаләре юк иде.

     Үзенең авылдашының авыр кайсы турында белгәч Дрожжаной муниципаль районның администрация башлыгы Тимур Нагуманов, шулай ук авыл халкы Мостафиннар гайләсенә матди ярдәм күрсәттеләр. ПЧ – 114 җитәкчесе Василии Битяков ярдәм сорап РФ гадәттән тыш хәлләр тминистрлыгының ТР буенча баш идарәсенең җитәкчесе эчке- хезмәт генерал – майоры Рафис Хәбибуллинга мөрәҗәгать итте. Ул үз чиратында матди ярдәмне язма рәвешендә барлык идарә бүлегенә җибәрде. Ярдәмне офицерлар һәм рядовойлар, янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар һ.б. күрсәттеләр. Кайберләре хаттә акчаны үзләре алып килделәр, банкта махсус матди ярдәм счеты ачылды.

     Химиотерапия курсы 2009 еның ахырына кадәр дәвам  итәчәк. Зөфәр хәзер әнисе белән дәвалануны ДРКБда уза. Әгәр дә елның ахырына кадәр анализларның нәтиҗәләре әйбәт була, химипрепаратлар дәвалануы тәмамлана, әгәрдә начар була икән ул дәвалануны дәвам итәчәк. Зур психологик  ярдәмне Зөфәрнең  әти – әнисенә баланы дәвалый торган табиблар Гришагина Екатерина Николаевна һәм булек мөдире Саматов Рафаэл Закиреевич күрсәтте. Шулай ук малай янында гел дежур шәфкать туташы Нургалиева Гөлүсә Әбдулханова һәм Козлова Маргарита Николаевна булды.

- Мин үземнең рәхмәтләремне медецина персоналына белдерәсем килә. Алар операциядән соң да, хәзер дә минем улымны карыйлар, аның яныннан китмиләр – авыр йөрәк кайгысы белән уртаклашты Зөфәрнең әтисе. –Әлбәттә бик зур рәхмәтләремне матди ярдәмне күрсәткән кешеләргә әйтәсем килә. Акчаны  банк счетына гына түгел, хәтта өйгә алып килүчеләр дә булды.   

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International