Министрлар Кабинеты боеруы буенча авыл хуҗалык культурасында зарар күргән һәм чәчүлекләр һәлак булуы нәтиҗәсендә ТР азык- төлеккә янаган куркынычны булдырмас өчен агымдагы елның 20 июленнән гадәттән тыш хәл режимын кертергә.
Гадәттән тыш хәл режимы идарә органына һәм Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Норлат, Сарман, Тукай, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы муниципаль районнарын да кагыла.
Зарар күргән районнарга чыгу өчен РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе биш оператив төркемне оештырды.