Максатлар һәм бурычлар

Министрлыкның максатлары

Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (алга таба — Министрлык) гражданнар оборонасы, муниципальара һәм региональ төрдәге гадәттән тыш хәлләрне, табигый бәла-казаларны кисәтү һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү, янгыннар сүндерүне оештыру, су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өлкәсендә Татарстан Республикасы вәкаләтен тормышка ашыру максаты белән барлыкка килеп эш итә.

Министрлыкның бурычлары

  • Татарстан Республикасы территориясендә гражданнар оборонасы, табигый һәм техноген төрдәге гадәттән тыш хәлләрдән халыкны һәм территорияләрне саклау, янгын иминлеге өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәтен тормышка ашыруда катнашу;
  • компетенциясенең чикләрендә янгыннар сүндерүне оештыру;
  • муниципальара һәм региональ төрдәге гадәттән тыш хәлләрне, табигый бәла-казаларны кисәтү һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү;
  • компетенциясенең чикләрендә гражданнар оборонасы буенча чараларны оештыру һәм үткәрү.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International