Чистай шәһәре янында Кама елгасында Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясенең үзәк бүлекчәләр арасында икенче республика ярышлары узды.
Быел ярышның өч этабына тагын берсе кушылды. Шуларның берсе – биш км тиз йөрешле гонка, икенче этап – тиз йөрешле фигуралы йөртү. Өченче этап – эстафета: коткару бөятен ыргыту, аның белән йөзү һәм яңа дүртенче этап – батучыны коткару.
Ярышның һәрбер этабы көндәлек эш белән кисешә. Сер түгел, эшкә килгән яңа кешенең Кече күләмле суднолар белән идарә итү, суда булган кешегә ярдәм күрсәтү күнекмәләре юк. Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәгенең җитәкчесе Рафаэл Яппаров билгеләүенчә бу ярышлар су объектларында кешенең куркынычсызлык белән тәэмин итү, шәхси составны беркетү, шулай ук төп бурычның конроль – надзор функциясен булдыру өчен уздырыла.
- Кече күләмле суднолар дәүләт инспектолары мотор көймә белән камил идарә итәргә, гомумән үз эшендә профессионал булырга тиеш. Мондый ярышларда хезмәткәрләрнең спорт азарты, җиңү теләге туа – дип әйтте Рафаэл Яппаров.
Гомуми зачетта беренче урынны МЧС РФ РТ буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәгенең Чистай бүлегенең командасы алды, көмешне Казаннарга тапшырдылар, өченче урынны Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәгенең Лаеш бүлегенә бирелде.
“Тиз йөрешле” гонкада беренчелекне – Чистай бүлеге яулады, икенче урынны – Казаннар һәм өченче урынны Яр Чаллы командасына бирделәр. Маневр эстафетасында беренче урын – Лаеш бүлеге, икенче – Түбән Кама, өченче урын – Чистай. Эстафетада: беренче урын – Чистайга, икенче урын Казан, өченче урын – Яшел Үзән бүлегенә бирелде. “Батучыны коткару” этабында беренче урынны Казан командасына тапшырдылар, икенче урынны – Чистайга, өченче урын – Түбән Кама бүлеге алды. Шәхси зачетта тиз йөрешле гонкада җиңүче Казаннан Алексей Кадеев булды, ә маневр этабында җиңүче итеп Чистай бүлегенең Александр Корчагинны билгеләделәр.