Татарстанның янгын сүндерүчеләре арасында 31 нче республика ярышлары тәмамланды. Ярышлар Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендә узды. Беренче һәм икенче урынны Әлмәт янгын сүндерүчеләре алды. Өченче урынны Түбән Кама янгын сүндерүчеләренә бирелде.
Ярыш берничә этаптан торды. Шуларның берсе, теоретик белемнәрне тикшерү, махсус камера эчендә шартлы янгынны сүндереп, шартлы җәрәхәтләнгән кешене коткару. Аннан соң, укыту башняга менеп су ярдәмендә мешеньгә ату, өченче каттан җәрәхәтләнгән кешене эвакуацияләү. Гомумән әйткәндә, ярышлар югары дәрәҗәдә узды. Профессиональ янгын сүндерү командалары арасында беренчелекне Яшел Үзән шәһәренең янгын сүндерүчеләре алды.