Бала гомерен су алып китте

2009 елның 18 июле, шимбә
 

      17 июль көнне “Заря” бакчачылык җәмгыяте  янында Чаллының №6 ЗПСО  коткаручылары буадан алты яшьлек малайның үле гәүдәсен алдылар.

     Абысының сүзләренә караганда, алар икәү әбисенең бакчасында ял иттеләр. Кич белән Дмитрий сланцы алып,  бер үзе буа янына китте.  Буаның яры өзек - өзек, биеклеге  бер метр.  Күрәсең,  Дмитрий  шуып, суга төшеп китте. Әлеге буа төбендә насос торбасын уздыру өчен,  траншея казылган булган. Шуның өчен, суның тирәнлеге әлбәттә зур иде. Ләкин баланың гәүдәсе су өстендә генә йөзде, аның үпкәсе һава белән тулган булган.   Чаллының №6 ЗПСО  коткаручылары килеп баланың гәүдәсен судан алып чыктылар.

 

РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча  баш идарәсе искәртә:

Җиһазландырылмаган урыннарда коенмаска. Исерек хәлдә һәм кояшта озак булганнан соң су кермәскә.

Балаларны караучысыз калдырмаска. Таныш булмаган урында суга чуммаска, махсус киртәләрдән читкә китмәскә, өреп кабартылган матрасларда яки камераларда йөзмәскә, судноларга якын килмәскә.

Сулыкта суүсемнәр күп булса, аларга эләкмәс өчен су өстендә йөзәргә. Көймәдә йөргән вакытта да саклык чараларын үтәргә: артык йөк төямәскә, борт читенә утырмаска һәм узып баручы судноларга якын килмәскә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International