19 июль көнне РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең оператив төркеме, министрның урынбасары Николай Суржко җитәкчелегендә Кайбыч муниципаль районына чыктылар. Әлеге район корылыктан зарар күргән 23 районнынан берсе.
Районга килүгә ООО Агрофирма “Золотой колос”ның солы үскән бер кырында РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең оператив төркеме спутник элемтә ярдәмендә Мәскәүдә урнашкан НЦУКС ка хәбәр җибәрү өчен күчмә пунктны җәелдереп җибәрделәр.
Районның хәле яхшылардан түгел. Кырда су җитмәү аркасында җир бик тирән ярыклар белән капланган. Солының башагы үсү вакытында кирәк биеклегенә җитмәде, нәтиҗәдә башак яхшы орлыклар блән тулмаган. Мондый хәл башка районнарда да күзәтелә.
Димәк, бүгенге көндә, министрның урынбасары әйтүенчә, ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның төп бурычы – районнарга ярдәм күрсәтү, корылыктан мөмкин булган зарарны булдырмау тора.
- Министрлар Кабинеты боеруы буенча Татарстан Республика территориясендә 20 июльдән корылык буенча гадәттән тыш хәл режимы кертелә. 19 июльдән РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең оператив төркеме куркыныч метео күренеш йогынтысына дучар булган районнарда эшлиячәк, - дип әйтте Николай Суржко. – Бүген Кайбыч муниципаль районына корылыктан ООО Агрофирма “Золотой колос” зарар күргән кырларга оператив төркеме чыкты. Уңыш монда ике тапкырга кимеде. Республиканың районнарына чыккан эшчеләр төркеме составына кергән ТР МЧС һәм ТР азык – төлек һәм авыл хуҗалык министрлыгы корылык китергән зыянны күзәтәчәкләр. Шулай ук, безнең яктан районнарга мөмкин булган методик һәм оештыру ярдәме күрсәтеләчәк.