20 июль көнне Ютазы районы Бәйрәкәтамак авылында махсус җиһазландырылмаган урында су коенган вакытта ике бала батып үлде. Аларның үле гәүдәләрен судан Ютазы районның ПЧ № 2 янгын сүндерүчеләре алып чыктылар һәм РОВД хезмәткәрләренә тапшырдылар.
Фаҗига булган көнне ун яшьлек Зилә һәм алты яшьлек Булат дәү әтиләреннән су коенып килергә дип сорап, киттеләр. Балалар әниләре белән генә яшәделәр, ул еш кына эчкәләде, шуның өчен гайлә уңышсыз дип саналды. Балалар су коенырга барган сулыкның яры тимер – бетон белән әйләндереп алынган булган. Булат апасы белән ялан аяк дамба буенча суга төшеп барганда, күрәсең шуып киттеләр. Әниләре әйтүенчә, балалар су йөзә белмәделәр, суга төшкәч алар тиз арада су астына киттеләр. Балаларның югалуы турында кичкә генә беленде. Шул ук күлгә башка балалар килгәч, яр буенда Зилә белән Булатның киемнәр таптылар, шунда ук нәрсәдер булганын сизделәр. Фаҗига турында бу балалар авыл халкына әйтелләр, алар үз чиратында милициягә һәм янгын сүндерүчеләргә хәбәр иттеләр. Балаларның гәүдәләрен ике метр тирәлегеннән алып чыктылар.
РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе искәртә:
Җиһазландырылмаган урыннарда коенмаска. Исерек хәлдә һәм кояшта озак булганнан соң су кермәскә.
Балаларны караучысыз калдырмаска. Таныш булмаган урында суга чуммаска, махсус киртәләрдән читкә китмәскә, өреп кабартылган матрасларда яки камераларда йөзмәскә, судноларга якын килмәскә.
Сулыкта суүсемнәр күп булса, аларга эләкмәс өчен су өстендә йөзәргә. Көймәдә йөргән вакытта да саклык чараларын үтәргә: артык йөк төямәскә, борт читенә утырмаска һәм узып баручы судноларга якын килмәскә.