Җылыту мичен эксплуатацияләү вакытында янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында Яшел Үзән районы Албаба авылындагы шәхси йортларның берсендә янгын чыкты. Янгын кабынып киткән вакытта бөтен гайлә өйдә булды: 1982 елгы әни кеше (йортның хуҗасы), аның белән бергә торучы никахсыз ир һәм 2003 елгы улы. Җылыту мичнең төтен юлы аша үтә торган түшәмә янып киткән вакытта, гайлә бергәләп бүлмәдә утырдылар. Янгынны өй хуҗалары башта сизмәделәр, ләкин төтен ул вакытта үз эшен үтәп бөтен өйгә тарала башлады. Исне алар җылыту миченнән килә дип уйлаганнар, суларга кыен булган вакытта гына йорт хуҗасы һәм бергә торган никахсыз ир баланы алып урамга чыктылар. Баланың тәне берникадәр кызарып китү арксында, ашыгыч ярдәм аны табиблар тулы тикшерү үткәрү өчен хастаханәгә алып китте. Янгын нәтиҗәсендә өй тулысынча янып бетте.
Ел саен Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр министрлыгының реабилитацион Үзәгендә ТР МЧС ветераннары, коткаручылар, янгын сүндерүчеләр, әфган һәм чечән сугыш ветераннары, Чернобль аварияне ликвидаторлары реабилитация курсларын узалар. Барлыгы мең ярым кеше .
Традицион рәвештә Өлкәннәр көне декадасы уңаеннан оештырылган ТР МЧС ветераннарны дәвалану курсы, бу атнада тәмамланада да инде. Алар арасында реабилитацион Үзәгенә беренче тапкыр килүчеләр дә бар.
Бөгәрләнеп беткән машинадан җәрәхәтләнгән кешене чыгару, саклау һәм коткару төенне бәйләү, “Миллениум” күперенә махсус альпенист кирәк – яраклы җиһазлар белән менү, көчле давылдан соң аударган агачны кисү – боларны барысын да коткаручылар ел саен уздырыла торган “Иң яхшы коткаручы” дигән республика бәйгесендә күрсәттеләр. Бүген Казанда конкурсның йомгак этабы узды. Ярышның төп максат булып коткару җиһазлары белән эшләү, кичектергесез авария – коткару эшләрен уздыру һ.б торды.
- Конкурста республиканың барлык эзләү – коткару отрядлары, шулай ук Казан шәһәренең гражданнар саклау идарәсенең эзләү – коткару отряды һәм эзләү – коткару отрядының федераль кинологлары да катнашты. Ярышның барлык этаплары реаль шартларга якын тора, шуның өчен коткаручылар соңгы көченә кадәр көрәшәләр, - дип әйтте ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эзләү – коткару хезмәт җитәкчесенең урынбасары Игорь Шабанский. Конкурс гадәттәгечә ике этаптан тора: беренче этап- теоретик белемнәрне тикшерү һәм икенче этап – практик – техноген һәм табигый шартларда зарар күргән кешеләргә беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү.
Бүген 89 нчы Казан урта мәктәбендә кырыкка якын укучы рәсми рәвештә янгынга каршы дәүләт хезмәтенең профиль сыйныфының кадетлары булдылар. Мәктәпнең актлар залында алар тантаналы рәвештә присяга кабул иттеләр .
Әлеге бәйрәм бу мәктәптә 12 нче тапкыр уза. Тугызынчы һәм унынчы сыйныф укучылары үзләренең ата – аналары, янгынга каршы федераль хезмәт отрядының һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең янгынга каршы федераль хезмәтенең укыту үзәгеннән килгән куныклары алдында яңа формаларын киеп өч рәткә төзелделәр. “Смирно” командасыннан соң һәрбер бала чиратлап ант сүзләрен әйттеләр. Мондый истәлекле вакыйга белән кадетларны Татарстан Республика буенча җиденче янгынга каршы федераль отряд җитәкчесенең урынбасары эчке – хезмәт полковнигы Сергей Горынцев котлап, аларга махсус удостоверения тапшырды.
Бүген Казанда “Янгынга каршы надзор буенча иң яхшы дәүләт инспекторы” һәм “Иң яхшы янгынга каршы дәүләт дознавателе” дигән республика конкурсының йомгаклау этабы узды.
Конкурсның төп максаты – янгынга каршы дәүләт надзор хезмәткәоләрнең профессиональлеге һәм төп нигез булып торган норматив документларны белүе торды. Катнашучыларның теоретик белемнәрен, административ практика, лицензия, норматив – техник эшен, янгынга каршы автоматик һәм әлбәттә янгынга каршы дәүләт надзор сораулар буенча тикшерелде. Әйтергә кирәк профессиональ яктан белемнәрен алар яхшы күрсәттеләр, чөнки янгынга каршы дәүләт надзор инсекторы хезмәт урынына килгәч аттестация уза, димәк үзенең төп бурычларын үтәгән вакытта аларның берникадәр белемнәре бар.
Ачык ишек көнен районның белем алу учреждения укучылары өчен сигезенче янгынга каршы федераль отрядының хезмәткәрләре ел саен уздыра. 52нче янгын бүлеге Яшел Үзәнең беренче лицей укчыларына чираттагы бәйрәм үткәрделәр.
25 сентябрь көнне башкалабызда гражданнар саклау айлыгы нигезендә уздырылган республика ярышларның финалында профессиональ булмаган элемтәчеләрнең эзерлеген, һәрби һәм тыныч вакытта гадәттән тыш хәлләрдә сандружиналарны һәм күзәтүчеләрне ликвидацияве тикшерелде. Ярышта тугыз команда катнашты.
Һәрбер командага өч бүлекчә керде – күзәтүчеләр, элемтә төркеме һәм санитар дружинасы. Алар теоретик белемнәреннән тыш, гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү нәтиҗәсен практик күнегүләрендә күрсәтергә тиеш иделәр. МЧС хезмәткәрләре әйтүенчә, бу кешеләр гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләүдә катнашкан икенче көч эшелоны.
Бүген Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы федераль бүлекчәсенең сак җитәкчеләре “Иң яхшы сак җитәкчесе” дигән бәйгедә көч сынаштылар. Конкурсның төп максаты булып янгынны сүндерү өчен махсус коткару техникасы һәм коткару эшләрен алып бару өчен махсус җиһазлар белән идарә итү торды.
Әлеге конкурс ике елга бер генә тапкыр уздырыла. Катнашучыларның саны барлыгы 21. Конкурсның беренче биреме булып ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның янгынга каршы дәүләт хезмәтенең спорт – эзерләү манежында 1км кросс һәм 100м йөгерү иде. Катнашучылар арасында янгын бүлекләрендә 10 елдан артык эшләүчеләр бар, шуның өчен чапкан вакытта, янгын җиңен тоташтыру алар өчен кыенлык тудырмады. Аннан соң, сак җитәкчеләре коткару элмәкне бәйләү осталыкларын күрсәттеләр.
Узган якшәмбедә “Милләтләр кроссы”на 150 меңнән артык кеше чыккан. Бөтенроссия йөгерү көненә багышланган чарада Россиянең 63 шәһәре катнашкан. Казанда спорт акциясендә 21 меңнән артык төрле яшьтәге кешеләр йөгергән. Әлеге кросста ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хезмәткәрләре дә читтә калмаган. 8 меңгә якын янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар катнашты. Йөгерүнең нәтиҗәләре буенча иң яхшы йөгерүчеләр Татарстанның коткаручылары чыкты.
“Милләт кроссы”- ул сәламәтле яшәү рәвешенең пропагандасы, безнең кешеләребезгә, яшьләребезгә спорт белән шөгыльләнергә этәргеч бирә – дип, әйтте Рафис Хәбибуллин Татарстан Республикасының гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры.
Бүген Яшел Үзән районының 14нче лицей бинасында янгын – тактик өйрәтмәләр узды. Әлеге чараның төп максаты- теге яисә бу экстремаль шартларда, укучыларның һәм укытучыларның паникасыз эш итүе тора. Янгын – тактик өйрәтмәләр Яшел Үзән мәктәпләрендә ел саен уздырыла.
Өйрәтмәләр барышында янгын сүнерүчеләр төрле коткару җиһазлар ярдәмендә кешене коткару өчен, барлык практик чараларын кулландылар.
14нче лицейның җитәкчесе Әлфинур Идрисова әйтүенчә әлеге өйрәтмәләр бик мөһим, чөнки бу чараларда янгын сүндерүчеләр күрсәтмә рәвешендә янгынны сүндерү һәм кешене ялкын яулап алган бинадан коткару күнегүләрен күрсәттеләр, аңлаттылар.