Спортта чыныгып...

2009 елның 5 августы, чәршәмбе
 

      Иске Икшермәдә урнашкан “Яшьлек” спорт лагеренең икенче сменасы эшчәнлеген төгәлләде. Беренче смена спортның төрле юнәлешләре буенча оештырылган булса, икенчесе самбо, дзюдо көрәше белән шөгыльләнгән 30 спортчыны үзенә җыйды. Шунысы үзенчәлекле: биредә Шәмәрдән спорт үзәге спортчылары белән беррәттән, республиканың төрле төбәкләреннән килгән командалар шөгыльләнде. Алар арасында Казанның “Ракета” командасы (җитәкчесе Камил Сәйфуллов, атказанган тренер, СССРның спорт остасы), самбо көрәше буенча СССР призеры Ришат Шәрапов җитәкчелегендә Әлмәт командасы, Казан дәүләт аграр университеты командасы (җитәкчесе Татарстанның атказанган тренеры Рөстәм Сөнгатуллин), СССРның спорт остасы Әмир Хәмидуллин җитәкчелендәге Казан шәһәре ЮХИДИ командалары бар. Әлеге сборның җитәкчесе ТР атказанган тренеры Мөдәррис Галимуллин һәм самбо көрәше буенча СССРның спорт остасы Марат Шәрифҗанов.

       Тренерлар тарафыннан дүрт отрядка тупланган спортчылар белән ныклы күнегүләр уздырылу белән бергә, балаларның файдалы ял итүенә дә зур игътибар бирелде. Тренировкалардан бушаган арада бассейнга, картодромга, “Нарат” боз сараена экскурсияләр һәм табигать кочагына күңелле походлар оештырылды. Шәмәрдәндә туган якташыбыз, самбо көрәше буенча дөнья чемпионы Рафаэль Яппаров җитәкчелегендә балаларда зур кызыксыну уяткан “Мастер класс” оештырды. Әлеге чарада самбо, дзюдо буенча Россия, Европа, Дөнья чемпионнары, Татарстанның иң талантлы көрәшче – осталары: Сергей Штурбабин, Динар Шакиров Рөстәм Еникиев, Владимир Новиковлар катнашып, кызыксынулары күзләренә чыккан балаларны үзләренең алымнары һәм күнегүләре белән таныштырдылар. Яшь спортчылар өчен мондый чемпионнар белән аралашу онытылмас тәэсирләр һәм спортка яңа омтылыш, этәргеч өстәде. Лагерьга килгән балалар арасында турнир үткәрелеп, иң көчлеләр ачыкланды. Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов, лагерь начальнигы Марат Мостафин, Икшермә урта мәктәбе директоры Александр Петров, тренерлар тарафыннан спорт лагереның тормышын җанландыру зур игътибар бирелеп, яшь спортчылар матур тәэсирләр, яңа омтылышлар беләш таралашты.

Мөдәррис Галимуллин,

Татарстанның атказанган тренеры.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International