ЯҢАЛЫКЛАР


4
ноябрь, 2009 ел
чәршәмбе
     Хәрбиләштерелгән тау коткаручы бүлеге энергия министрлыгының карамагыннан Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгына тапшырыла. Моның турында гадәттән тыш  хәлләрне ликвидацияү, кисәтү һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча  хөкүмәт комиссия утырышында РФ энергия министрның урынбасары Вячеслав Синюгин хәбәр итте.

2
ноябрь, 2009 ел
дүшәмбе
 

52нче янгын сагына экскурсиягә килү өчен Яшел Үзән районының Кызыл Яр авылының урта мәктәп укытучылары  Татарстан Республиканың Федераль янгынга каршы хезмәтенең сигезенче отрядның  башлыгына үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр. Мондый үтенечкә янгын сүндерүчеләре бер кайчан да каршы килмәделәр. Ачык ишек көнен янгын хезмәткәрләре еш уздыралар.  Соңгы ике ай эчендә генә Яшел Үзән районының дүрт урта мәктәбенең укучылары  янгын сүндерүчеләрнең кунаклары булдылар. Авыл мәктәбенең балалары 52нче янгын сагында беренче тапкыр булдылар. Шуның өчен, кызыксыну балалар күзләрендә дөрестән дә ихлас күңелдән булган.


29
октябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
 

     Яшел Үзән районының гарнизон янгын сүндерүчеләре янгын белән көрәшү өчен яңа традицион булмаган ысулар кулланылалар. Янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен алар мөселман руханилары һәм православия чиркәвләре белән бергә пропаганда эшдәрен алып баралар.  Дин вәкилләре үзләре әйтүенчә, янгыннарны һәм кеше үлемен булдырмау – ул һичшиксез кирәк һәм яхшы эш.


26
октябрь, 2009 ел
дүшәмбе
 

       Казан шәһәренең Новатор урамындагы 83нче фатирның януы турындагы  хәбәр, янгын сагына  сәгать 11.20 килә. Янгынны беренче булып шул ук йортның 77 фатир хуҗасы  Ринат Нуриҗанов күреп ала. Әлеге фатирда балаларның булуын белеп, Ринат һәм аның ике иптәше подъезга чыбып керәләр. Фатир ишеген ачып карыйлар, ләкин ишекне ачуга, урамга зәһәр төтен ыргытылды. Тәрәзә янына килеп  ир кешеләр балалар елавын ишеттеләр, тимер рәшәткәне сындырып, Ринат Нуриҗанов куллары белән тәрәзәне вата. Фатирга кергәч ул идәндәге  яткан ике баланы күреп ала  – 2004 елгы Чалгизова Л.С., һәм 2005 елгы , һәм 2005 елгы Шакиров А.С. аларны алып  тәрәзә аркылы дусларына тапшыра. Агуланып һәм  5 % пешкән җәрәхәт белән балаларны ДРКБның реанимацион бүлегенә алып киттеләр. Коткаручы Ринат Нуриҗанов “Юл хәрәхәт куркынычсызлыгы” дигән дәүләт республика  учреждениясендә машина йөртүче булып эшли. Аның әйтүенчә әлеге фаҗигадә башкача ул булдыра алмас иде дә, чөнки Ринатның  үзенең дә ике баласы үсеп килә.  


22
октябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
 

       “Яшел Үзән янгын сагында хезмәт итү вакыт эчендә, мондый масшаблы янгын сүндерү техникасының килүен мин хәтерләмим ”, - дип әйтте Федераль янгынга каршы хезмәтнең  сигезенче отряд башлыгы Зөфәр Хәлиуллин. Дөрестән дә, соңгы тапкыр Яшел Үзән янгын сагының   гарнизон   автопаркы махсус машиналар белән Горький исемендәге завод һәм ПОЗИС предприятия җитәкчеләре ярдәмендә генә яңартылды. Бу юлы Яшел Үзән муниципаль  районына биш янгын машинасы килде – яңа “КамАЗ” һәм “ЗИЛ -131 ” базасындагы дүрт автоцистерна машиналары. Техниканың бирү таныклыгын  тантаналы рәвештә  Яшел Үзән янгын сагының гарнизон башлыгы Зөфәр Хәлиуллинга, Яшел Үзән муниципаль  районының администрация башлыгы Радик Хәсәнов тапшырды.


21
октябрь, 2009 ел
чәршәмбе
 

    “Яшь коткаручы” дигән шәһәр ярышлары Киров районының командасының  җиңүе белән тәмамланды.  Нәкъ менә алар беренче урынны яуладылар да инде.Ә, менә Яңа – Савин районының 89нчы мәктәп кадетлары икенче урынны алдылар. Әйткәнебезчә, әлеге техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр шартларындагы эзләү – коткару эшләр этабының ярышлары – ул хәзерге ярышның яңалыгы. Моңа кадәр, гадәттән тыш хәлләр шартларында коткару эшләрен алып баруга кереш дигән авыр һәм катлаулы фәнне укучылар теория рәвешендә генә үзләштерделәр. Шунлыктан яшь коткаручыларның тәҗрибәләре булмау аркасында күбесе  коткару җиһазлары белән куллана белмәделәр, моннан тыш күп командалар  экстремаль “экскурсия” биременә  куелган вакытка – 40минутка сыеша алмаганнар. Шул вакыт эчендә укучыларга коткаручылар звено арасында радиоалмашуны җайлап, төркемнәргә бүленеп этаплар буенча таралырга туры килде.


20
октябрь, 2009 ел
сишәмбе
 

        Бүген Казанның иң яхшы җиде команда катнашучылары  белән бергә  “Яшь коткаручы” дигән шәһәр ярышлары башланды. Барлык катнашучылар – кадет мәктәпләреннән  “Яшь коткаручы”лар секциясеннән һәм түгәрәгеннән килгән укучылар. Команданың составына 14 яшеннән алып 17 яшенә кадәр сигез укучы керә, шуларның икесе кыз. Ярышның беренче этабы Дәрвишләр бистәсендә  узды. Экстремаль стартларның оештыручылары булып Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе, шулай ук гражланнар саклау һәм  Казанның укыту эшләре буенча шәһәр башкарма комитетының белгечләре иде.


15
октябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Ни кызганыч, бакчачылык ширкәтләрендә ут хәвефе һаман да чыгып тора.  Янгын сүндерү хезмәткәрләре яз аенда бакча сезоны башлану, ә көз җитте исә көннәр салкынаю сәбәпле чаң кагырга мәҗбүр. Бакча ширкәтләрендә йортлар шулкадәр тыгыз урнашкан ки, берсе яна башласа, шырпы кабы кебек бер – бер артлы дөрләп кабыналар. Әлбәттә, моның сәбәпләре күп. Иң зур кыенлыкларны, әлеге дә баягы, юллар китереп чыгара. Таш җәелгәннәре бөтенләй юк диярлек. Ә бу, үз чиратында, янгын сүндерүчеләрнең юлында зур каршылык тудыра, бигрәк тә көзге, язгы пычракларда.

14
октябрь, 2009 ел
чәршәмбе
 

     Узган ял көнне Васильево  бистәсендә дүрт бертөрле янгын чыкты. Ленин,7 урамындагы шәхси сарайларның  януы турында беренче хәбәр “01” диспетчер хезмәтенең үзәк пультына сәгать беренчеләрдә килә. Беррәттән  250 кв. м мәйданында 14 каралты янды. Ун минуттан соң күрше Ленин, 14 урамында тагын 25 агач корылмаларны ялкын чолгап алды . Бу янгын 470 кв. м мәйданын каплаплады.  Ялкынның торак йортларга күчү куркынычы барлыкка килде. Бәхеткә каршы, Яшел Үзән һәм Васильево янгын сүндерүчеләре торак йортларны коткарып калдылар. Ләкин, бер сәгаттән соң Стаханская урамындагы 58нче йортның ишек алдындагы янгын турында яңа хәбәр килә. Бу очракта да 8 каралты янды. Корылмаларны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр күрше урамындагы биш сарайның януын күреп алалар. Бер үк вакытта  чыккан дүрт янгынны сүндерү өчен Яшел Үзән районының   янгын сүндерү хезмәт гарнизонның барлык көч һәм чаралар тартылды. Барлык янгыннарны кыска вакыт эчендә сүндерделәр. Янгын нилектән килеп чыгуы әлегә мәгълүм түгел.


12
октябрь, 2009 ел
дүшәмбе
 

Яшел Үзән районы Төзүчеләр урамындагы йортларның берсендә чыккан янгын 80 яшьлек әбине теге дөньяга алып китте. Янгын чыкканчыга кадәр әби өйдә ялгыз гына калган иде. Өлкән яшендә һәм авыру булу сәбәпле янган йорттан әби мөстәкыйль үзе берничек тә чыга алмаган.  Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә ялкын йортны чолгап алган иде инде. Нәтиҗәдә йорт нигезенә кадәр янып бетте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International