Коткаручылар ярышы

2009 елның 5 октябре, дүшәмбе
 

       Бөгәрләнеп беткән машинадан җәрәхәтләнгән кешене чыгару, саклау һәм коткару төенне бәйләү, “Миллениум” күперенә махсус альпенист кирәк – яраклы җиһазлар белән менү, көчле давылдан соң аударган агачны кисү – боларны барысын да коткаручылар ел саен уздырыла торган “Иң яхшы коткаручы” дигән республика бәйгесендә күрсәттеләр. Бүген Казанда конкурсның йомгак этабы узды. Ярышның төп максат булып коткару җиһазлары белән эшләү,  кичектергесез авария – коткару эшләрен уздыру һ.б торды.   

      - Конкурста  республиканың барлык эзләү – коткару отрядлары,  шулай ук Казан шәһәренең гражданнар саклау идарәсенең эзләү – коткару отряды һәм эзләү – коткару отрядының федераль кинологлары да катнашты. Ярышның  барлык этаплары реаль шартларга  якын тора, шуның өчен коткаручылар соңгы көченә кадәр көрәшәләр, - дип әйтте ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эзләү – коткару хезмәт җитәкчесенең урынбасары Игорь Шабанский. Конкурс гадәттәгечә ике этаптан  тора: беренче этап- теоретик белемнәрне тикшерү һәм икенче этап – практик – техноген һәм табигый шартларда зарар күргән кешеләргә беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү.

      Барлык катнашучылар иң башта тест рәвешендә  теориядән имтихан бирделәр. Практик күнегүләрне тикшерү өчен коткаручылар  икенче эзләү – коткару зональ отрядының базасына килделәр.  Алар өчен махсус  дистанция  җиһазландырдылар. Һәрбер контроль пункта катнашучы түбәндәге биремне эшләгән: азимутны билгеләү, төенне бәйләү, бензопила, гидравлитик җиһазлары белән эш итү һ.б. Мәсәлән, “Акватория” контроль пунктында катнашучы коткару бөятен суга махсус  квадратка ыргытырга тиеш, аннан соң суга баткан шартлы кешене коткару өчен ишкәкле көймәдә йөз метрны узып, кире ярга кайтырга кирәк иде. Кызганычка каршы көчле җил кайбер коткаручыларның  коткару бөятен һәм көймәне атып кына бәрде.

     Бер карасаң агачны кисү гади гена бер бирем, ләкин аны үтәү өчен барлык куркынычсыз техник кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Төшкән агачның бер түгәрәген кисеп алгач, катнашучы икенче этапка бара.

      Финишка килгәндә котаручылар противогаз һәм махсус саклау киемендә киләләр, чөнки радиоактив, химик саклау этабында катнашучылар радиоактив матдаләр белән зарарланган гадәттән  тыш хәлләр шартлы зонасын бетерү өчен махсус кием киеп махсус җиһаз  белән эшлиләр.

      Этапларны бәяләгәндә судьялар бик таләпчән булдылар. Биремне үтәгән вакытта техник куркынычсызлыкны бозучы катнашучылар этаптан төштеләр.

  - Әлеге ярышта мин ел саен катнашам, ләкин  этапларны узган вакытта хаталарым булды, - дип әйтте Игорь Мамкин, Буа шәһәренең ЗПСО №1 коткаручысы. Бәлки бу яхшыдыр да, юкка гына әйтмиләр бит  үз хаталарыңда өйрәнәләр. Ярышта һәр елны яңа катнашучылар, яңа шартлар, яңа 

дистанцияләр, шуның өчен һәрбер этапта импровизация ясарга кирәк, ашыккан да исә хатасыз булмый. Мондый ярышлар минемчә бик кирәк, чөнки кеше гомере безнең хатасыз  эшебездән тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International