Җылыту мичен эксплуатацияләү вакытында янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында Яшел Үзән районы Албаба авылындагы шәхси йортларның берсендә янгын чыкты. Янгын кабынып киткән вакытта бөтен гайлә өйдә булды: 1982 елгы әни кеше (йортның хуҗасы), аның белән бергә торучы никахсыз ир һәм 2003 елгы улы. Җылыту мичнең төтен юлы аша үтә торган түшәмә янып киткән вакытта, гайлә бергәләп бүлмәдә утырдылар. Янгынны өй хуҗалары башта сизмәделәр, ләкин төтен ул вакытта үз эшен үтәп бөтен өйгә тарала башлады. Исне алар җылыту миченнән килә дип уйлаганнар, суларга кыен булган вакытта гына йорт хуҗасы һәм бергә торган никахсыз ир баланы алып урамга чыктылар. Баланың тәне берникадәр кызарып китү арксында, ашыгыч ярдәм аны табиблар тулы тикшерү үткәрү өчен хастаханәгә алып китте. Янгын нәтиҗәсендә өй тулысынча янып бетте.
Баланың шуклыгы аркасында Минделеевск шәһәренең Совет урамындагы йортларның бер фатирында янгын чыкты. Биш яшьлек малай ул көнне өйдә бер үзе калды. Аның әнисе күңел ачу мәҗлесендә иде, ә тугызынчы сыйныфта укый торган олы апасы кунача күршеләргә кереп киткән булган. Ялгыз калган Илья йокыга китә алмаганга интегеп, янгын белән уйнарга уйлады. Уткабызгычны табып, бүлмәдәге уенчыклар белән тулган пакетка ут төртә. Пакет пыскып яна башлагач, бала аны куллары белән сүндереп карады, ләкин куркып фатирдан чыгып күршеләренә керде. Алар үз чиратында янгын сүндерүчеләргә хәбәр бирделәр. Биш минут эчендә килеп җиткән янгын сүндерүчеләр, янгынны тиз арада сүндерделәр. Фатирда бары тик телевизор, челтәр һәм тумбочка янды. Янгынның кечкенә генә гаепләүчне уч төбе пешүе белән хастаханәгә алып киттеләр.
Соңгы ике ай эчендә балалар шуклыгы, кызыксынучанлыгы нәтиҗәсендә янгыннарның саны артты. Шуңа күрә әти – әниләр балаларын ялгыз калдырырга тырышмасыннар, калдырган очракта да шырпы, шәм һәм башка ут чыгу куркынычы булган әйберләрне кулы җитмәслек җиргә куйсыннар иде.
Өйдән чыгып киткәндә балаларга ут белән шаярырга ярамаганлыгы турында кисәтү ясау да комачау итмәс.