Бүген Яшел Үзән районының 14нче лицей бинасында янгын – тактик өйрәтмәләр узды. Әлеге чараның төп максаты- теге яисә бу экстремаль шартларда, укучыларның һәм укытучыларның паникасыз эш итүе тора. Янгын – тактик өйрәтмәләр Яшел Үзән мәктәпләрендә ел саен уздырыла.
Өйрәтмәләр барышында янгын сүнерүчеләр төрле коткару җиһазлар ярдәмендә кешене коткару өчен, барлык практик чараларын кулландылар.
14нче лицейның җитәкчесе Әлфинур Идрисова әйтүенчә әлеге өйрәтмәләр бик мөһим, чөнки бу чараларда янгын сүндерүчеләр күрсәтмә рәвешендә янгынны сүндерү һәм кешене ялкын яулап алган бинадан коткару күнегүләрен күрсәттеләр, аңлаттылар.
Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең хезмәткәрләре өйрәтмәнең тикшерүчеләре булдылар. Кыенлыкны артыру өчен, алар шартлы янгын урынын өч тапкыр үзгәртеләр. Һәрбер үзгәрешне Яшел Үзәннең янгын сүндерүчеләре тиз арада җиңеп чыктылар.