25 сентябрь көнне башкалабызда гражданнар саклау айлыгы нигезендә уздырылган республика ярышларның финалында профессиональ булмаган элемтәчеләрнең эзерлеген, һәрби һәм тыныч вакытта гадәттән тыш хәлләрдә сандружиналарны һәм күзәтүчеләрне ликвидацияве тикшерелде. Ярышта тугыз команда катнашты.
Һәрбер командага өч бүлекчә керде – күзәтүчеләр, элемтә төркеме һәм санитар дружинасы. Алар теоретик белемнәреннән тыш, гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү нәтиҗәсен практик күнегүләрендә күрсәтергә тиеш иделәр. МЧС хезмәткәрләре әйтүенчә, бу кешеләр гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләүдә катнашкан икенче көч эшелоны.
Ярышларның төп бурычы – ул командирларның һәм шәхси составның практик күнегүләрен камилләштерүе, - дип әйтте Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республика буенча баш идарә җитәкчесенең урынбасары эчке – хезмәт полковнигы Андрей Орлов.
Реаль шартларда төп бурычны үз эченә күзәтүчеләр ала. Гадәттән тыш хәлләр булган очракта күзәтүчеләр төркеме беренче булып учак тигән урынына барып, радиоактив һәм агуланган матдәләрен барлыгын тикшерә һәм мәгълуматны штатка җибәрә.
- Безнең предприятиядә разгерметизация, кабынучан материаллар һәм куркыныч химик җитештерүләре бар. Теләсә кайсы вакытта химик куркынычы килеп чыгарга мөмкин, бу очракта безнең күзәтүчеләр төркеме беренчеләрдән булып учак тигән урынга баралар, кешеләрне эвакуацияләү өчен куркынычсызлык урынын эзлиләр, - үзләренең бурычлары турында ФГУП ПО “Завод им. Серго” күзәтүчеләр командиры Сергей Травкин сөйләде. Күзәтүчеләрнең хәрәкәтләрен секундага тикшерделәр. Иң яхшы эзерләнгән команда булып ОАО “Казаньоргсинтез”ның күзәтүчеләре булды.
Гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен ликвидацияләү очракта шактый әһәмиятле ролен элемтә дә уйный, чөнки зарарланган радиус төрле булырга мөмкин. Элемтәчегә 12 кг. кәтүк һәм радиостанция белән 500 метрны узарга туры килде. Моннан тыш элемтәче дөрес итеп булган мәгълуматны шифарларга тиеш һәм дөрес итеп расшифрларга. Бу этапта да иң яхшы булып “Казаньоргсинтез” элемтәчеләре булып чыкты.
Сандружина командалары беренче ашыгыч ярдәмне, химик, инфекция авыруларыннан зарар күргән авыруны эвакуацияләүне күрсәттеләр. Судьялар санитарларның барлык медецина җиһазларын тикшерделәр. Үзләренең төп бурычларыннан тыш, сандружина вәкилләре шартлы учак тигән суның, җирнең үсемлекләрнең пробасын алдылар.
Ярышның нәтиҗәләре буенча беренче урынны Казан командасы яулады. Икенче урын Яшел Үзәннәр алды. Өченче урын Әлмәт командасына бирелде.