Ачык ишек көнен районның белем алу учреждения укучылары өчен сигезенче янгынга каршы федераль отрядының хезмәткәрләре ел саен уздыра. 52нче янгын бүлеге Яшел Үзәнең беренче лицей укчыларына чираттагы бәйрәм үткәрделәр.
Иң башта укучыларга хезмәт бинасын, диспетчер элемтә пунктын, ял итү бүлмәсен һәм укыту сыйныфын күрсәтелләр. Аннан соң алар шом буенча чыгу һәм шартлы янгынны сүндерүе ысуллары белән таныштылар. Шулай ук укучылар янгында, куллана торган коткару җиһазларын күрделәр. Хезмәтнең авырлыгын, бигрәктә янгын сүндерүчеләрнең күнегүләрен балалар теплодымокамерада гына булгач аңладылар. Экскурсиянең соңгы өлешендә укчыларга бинаның югары катында булган кешеләрне махсус баскыч, авыр киндер һ.б җиһазлар белән коткару алымнарын күрсәттеләр. Йомгаклау өлешендә укучыларга янгын сүндерү машинада утырып карага рөхсәт иттеләр. Балаларга әлеге экскурсия бик ошады.