Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр министрлыгының реабилитацион Үзәгендә дәвалану МЧС ветераннарына файдага булды

2009 елның 7 октябре, чәршәмбе
 

    Ел саен Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр министрлыгының реабилитацион Үзәгендә ТР МЧС ветераннары, коткаручылар, янгын сүндерүчеләр, әфган һәм чечән сугыш ветераннары, Чернобль  аварияне ликвидаторлары реабилитация курсларын узалар. Барлыгы мең ярым кеше .

    Традицион рәвештә  Өлкәннәр көне декадасы уңаеннан оештырылган ТР МЧС ветераннарны дәвалану курсы, бу атнада тәмамланада да инде. Алар арасында реабилитацион Үзәгенә беренче тапкыр килүчеләр дә бар.

 - Безгә МЧС ветераннарына   реабилитацион Үзәк хезмәткәрләре биргән дәваланудан мин бик шат, – дип әйтте отставкадагы полковник Рафаэль Галиуллин. – Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар төрле экстремаль хәлләргә эләгәләр, һәм монда   реабилитацион үзәгендә  алар  психик һәм тулы медецина дәвалуны алалар.Бүген ТР МЧС ветераннары һәм башка дәваланучылар өчен утыздан артык дәвалану программасы эшләнгән.

     - Һәр елны  без МЧС ветераннары өчен сәламәтлек чараларын уздырабыз, - дип әйтте лазер белән дәвалау бүлегенең мөдире Каратай  Роза Сагитовна. – МЧС ветераннары безнең өчен бик кадерле дәваланучылар, аларга монда дәвалану курсларыннан тыш төрле бәйрәм , мәдәни – масса чараларын да уздыралар.

     Хәзерге заман үзәкнең реабилитациясе  кешенең сәламәтлеген  тулысынча кайтара. Бигрәктә иң мөһим реабилитацион төр ул психик ярдәм күрсәтү. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хезмәткәрләре үзләренең көндәлек эшләрендә гел стресс хәлендә булалар, чөнки алар еш кына кеше фаҗигасен күреп торалар. Ә,болар барысы да кешенең психикасына тәэсир итә.

    1997 елны Үзәкнең ачылуыннан бирле 13 мең дәваланучыларга төрле медико – психик ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International