Бөтенроссия йөгерү көнне

2009 елның 20 сентябре, якшәмбе
 

      Узган якшәмбедә “Милләтләр кроссы”на 150 меңнән артык кеше чыккан. Бөтенроссия йөгерү көненә багышланган чарада  Россиянең 63 шәһәре катнашкан.  Казанда спорт акциясендә 21 меңнән артык  төрле яшьтәге кешеләр йөгергән. Әлеге кросста ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хезмәткәрләре   дә читтә калмаган. 8 меңгә якын янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар катнашты. Йөгерүнең нәтиҗәләре буенча иң яхшы йөгерүчеләр Татарстанның коткаручылары чыкты.

       “Милләт кроссы”- ул сәламәтле яшәү рәвешенең пропагандасы, безнең кешеләребезгә, яшьләребезгә  спорт белән шөгыльләнергә этәргеч бирә – дип, әйтте Рафис Хәбибуллин Татарстан Республикасының гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International