Республиканың иң яхшы янгынга каршы дәүләт надзоры Сарман районында яши

2009 елның 29 сентябре, сишәмбе
 

     Бүген Казанда “Янгынга каршы надзор буенча иң яхшы дәүләт инспекторы” һәм “Иң яхшы янгынга каршы дәүләт дознавателе” дигән республика конкурсының йомгаклау этабы узды.

     Конкурсның төп максаты – янгынга каршы дәүләт надзор хезмәткәоләрнең профессиональлеге һәм төп нигез булып торган норматив документларны белүе торды. Катнашучыларның теоретик белемнәрен, административ практика, лицензия, норматив – техник эшен,  янгынга каршы автоматик һәм әлбәттә янгынга каршы дәүләт надзор сораулар буенча тикшерелде. Әйтергә кирәк профессиональ яктан белемнәрен алар яхшы күрсәттеләр, чөнки янгынга каршы  дәүләт надзор инсекторы хезмәт урынына килгәч аттестация уза, димәк үзенең төп бурычларын үтәгән вакытта аларның берникадәр белемнәре бар.

    - Үзебезнең Арча районының янгынга каршы дәүләт надзор бүлегендә теория һәм физик күнегүләр буенча мин беренче урынны алдым, шуның өчен конкурсның йомгаклау өлешендә катнашу өчен  Казан каласына  килдем. Конкурсның йомгак өлешендә таләпләр әлбәттә югары, - дип әйтте Арча муниципаль районының янгынга каршы  дәүләт надзор бүлегенең өлкән инспекторы Рөстәм Сафин. Һәр елны янгынга каршы дәүләт надзор хезмәткәрләренә таләпләр арта, без исә үз чиратыбызда ул таләпләрне тикшергән объектларга куябыз. Янгынга каршы  дәүләт надзорында мин 1993 елдан бирле эшлим. Шуны әйтәсем килә, янгынга каршы дәүләт надзор инспекторы югары белемле, норматив хокук актларын,  объектларны дөрес итеп ткшерә белергә тиеш.

     Конкурсның нәтиҗәләре буенча беренче урынны Сарман муниципаль районның янгынга каршы дәүләт надзор инспекторы Рәшид Әхкамов яулады. Рәшид янгынга каршы дәүләт надзор органарында 13 ел хезмәт итә. Җиңүне яуларга аңа коллектив хезмәткәрләре генә түгел, ә тәҗрибә дә зур роль уйнаган. Икенче урынны Түбән Кама муниципаль районның янгынга каршы дәүләт надзор бүлегенең баш белгече Айрат Хөснуллин алды. Өченче урынны Балык – Бистәсе муниципаль районның янгынга каршы дәүләт надзор инспекторы Әлмир Шәфигуллинга бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International