Бүген 89 нчы Казан урта мәктәбендә кырыкка якын укучы рәсми рәвештә янгынга каршы дәүләт хезмәтенең профиль сыйныфының кадетлары булдылар. Мәктәпнең актлар залында алар тантаналы рәвештә присяга кабул иттеләр .
Әлеге бәйрәм бу мәктәптә 12 нче тапкыр уза. Тугызынчы һәм унынчы сыйныф укучылары үзләренең ата – аналары, янгынга каршы федераль хезмәт отрядының һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең янгынга каршы федераль хезмәтенең укыту үзәгеннән килгән куныклары алдында яңа формаларын киеп өч рәткә төзелделәр. “Смирно” командасыннан соң һәрбер бала чиратлап ант сүзләрен әйттеләр. Мондый истәлекле вакыйга белән кадетларны Татарстан Республика буенча җиденче янгынга каршы федераль отряд җитәкчесенең урынбасары эчке – хезмәт полковнигы Сергей Горынцев котлап, аларга махсус удостоверения тапшырды.
- Бүген сез тулы хокуклы кадетлар булдыгыз, - дип әйтте Сергей Горынцев. Укыган вакытта күп чараларда катнашачаксыз. Алган белемнәрегез һәм тәҗрибәгез сезнең тормышыгызда алыштыргысыз булыр дип һәм күбегез киләчәктә янгын сүндерү хезмәтенә эшкә килер дип ошанып калам.
Сергей Горынцев сүзләре буенча кадет сыйныфының чыгарылыш укучыларның күбесе янгын сүндерү профелле югары, урта – техник уку йортларына һәм гражданнар оборона учрежденияләренә укырга керәләр. Күбесе исә, хәрби хезмәттән соң янгын сүндерү хезмәтенә кайталар. Хәзерге вакытта Казан отрядында – 27 кеше эшли. Уку вакытында кадетлар янгын сүндерү һәм коткару хезмәтенең төп күнегүләрен алалар.
Үзләренең укучылары өчен мәктәп директоры Ирина Солнцева да бик шат иде. Аның әйтүенчә йөздән артык кадет сыйныфының чыгарылыш укучылары үзләренең омтылышларын МЧС, МВД һәм оборона министрлык рәтләрендә таптылар. Моннан тыш, мәктәп укытучылары да МЧС хезмәткәрләре белән дуслык мөнәсәбәттә торалар. Быел МЧС хезмәткәрләре уку елы башлану алдыннан информатика кабинетын яңартылар.
Хәзер укучыларга тулы уку расписаниясен җиңәргә кирәк. Һәр иртә аларның янгын сүндерү бүлекләрендә кебек үк “разводтан” башлана. 6-7 дәрестән соң “Янгын сүндерү хезмәтенә кереш” дигән дәресне үзләштерәләр, янгын спорты белән шөгыльләнәләр.
- Алдагы елны присяганы кабул иткән укучыларны күргәч, алар белән аралашкач, минем дә кадет сыйныфында уку теләгем артты, – дип әйтте Лилия Ганеева. Монда без бик күп төрле мәгълумат алачакбыз.
Тантанадан соң шатланып утырган һәрбер ата- ана үзенең баласын котлады. Аннан соң традиция буенча укучылар янгын сүндерү музеена юл тоттылар.