Бүген Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы федераль бүлекчәсенең сак җитәкчеләре “Иң яхшы сак җитәкчесе” дигән бәйгедә көч сынаштылар. Конкурсның төп максаты булып янгынны сүндерү өчен махсус коткару техникасы һәм коткару эшләрен алып бару өчен махсус җиһазлар белән идарә итү торды.
Әлеге конкурс ике елга бер генә тапкыр уздырыла. Катнашучыларның саны барлыгы 21. Конкурсның беренче биреме булып ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның янгынга каршы дәүләт хезмәтенең спорт – эзерләү манежында 1км кросс һәм 100м йөгерү иде. Катнашучылар арасында янгын бүлекләрендә 10 елдан артык эшләүчеләр бар, шуның өчен чапкан вакытта, янгын җиңен тоташтыру алар өчен кыенлык тудырмады. Аннан соң, сак җитәкчеләре коткару элмәкне бәйләү осталыкларын күрсәттеләр.
Бүгенге көндә республиканың барлык янгын сүндерүчеләре фаҗига булган урында үзләренең төп бурычларын гына түгел, ә гадәттән тыш шартларда булган башка авария – коткару һәм кичектергесез эшләрен алып баралар. Шулай ук әлеге конкурста янгын сүндерү киемен вакытка кияргә туры килде, бу исә сакчылар өчен гадәти эш, чөнки алар янгын сүндерү киемен көн саен, хәтта көнгә берничә тапкыр кияләр.
Спорт ярышларыннан соң теоретик белемнәрен тикшерү өчен экзамен үткәрелде. 15-20 минут эчендә янгын сүндерүчеләргә 12 сорауга җавап бирергә туры килде.
- Сак җитәкчесе булып мин 12 ел эшлим. Үзебезнең янгын сүндерү бүлегебездә бу конкурска без җентекләп эзерләнәбез, бигрәктә теоретик белемнәребезне ныгытабыз – үзенең серләре белән ОФПС-5 №28 нче янгын сүндерү бүлегенең сак җитәкчесе Сергей Дорофеев уртаклашты. Спорт белән шөгыльләнәбез, барлык спорт ярышларында катнашырга тырышабыз. Ләкин, янгынны сүндерү тәҗрибәсе вакытлар белән генә килә. Янгын сүндергән вакытта иң мөһиме – сак җитәкчесе булган хәлне дөрес итеп билгеләргә мәҗбүр һәм янгын китергән зыянны кыскарту өчен дөрес итеп карар кабул итәргә тиеш.
- Янгын булган очракта янгынны сүндерү, кешеләрне коткару күбесенчә сак җитәкчесеннән тора, - дип әйтте эчке-хезмәт полковнигы Юрий Венедиктов. Сак җитәкчесе дежур каравыл белән бергә беренчеләрдән булып янгын чыккан урынга килә, тиз арада ул янгынны сүндерү буенча җитәкчелек функциясен үз өстенә алырга тиеш, чөнки янгынның нәтиҗәсе сак җитәкчесенең белеменнән, осталыгыннан тора.
Конкурсның нәтиҗәләре буенча беренче урынны ТР буенча ОФПС – 1 № 47нче янгын сүндерү бүлегенең сак җитәкчесе эчке-хезмәт капитаны Семашкин Андрей яулады. Икенче урынны ТР буенча ОФПС – 2 № 14нче янгын сүндерү бүлегенең сак җитәкчесе эчке-хезмәт капитаны Ханипов Сирин алды. Өченче урынны ТР ОФПС – 1 № 91нче янгын сүндерү бүлегенең сак җитәкчесе эчке-хезмәт капитаны Малафеев Юрий бирделәр.