ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2009 ел
дүшәмбе
Татарстанның янгын сүндерүчеләре арасында 31 нче республика ярышлары тәмамланды. Ярышлар Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендә узды. Беренче һәм икенче урынны Әлмәт янгын сүндерүчеләре алды. Өченче урынны Түбән Кама янгын сүндерүчеләренә бирелде.

21
июль, 2009 ел
сишәмбе
 

     20 июль көнне Ютазы районы Бәйрәкәтамак авылында махсус җиһазландырылмаган урында су коенган вакытта ике бала батып үлде. Аларның үле гәүдәләрен судан Ютазы районның ПЧ № 2 янгын сүндерүчеләре алып чыктылар һәм РОВД хезмәткәрләренә тапшырдылар.


20
июль, 2009 ел
дүшәмбе
 

 

     19 июль көнне РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең  оператив төркеме, министрның урынбасары Николай Суржко җитәкчелегендә Кайбыч муниципаль районына чыктылар. Әлеге район корылыктан зарар күргән 23 районнынан берсе.

       Районга килүгә ООО Агрофирма “Золотой колос”ның солы үскән бер кырында РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең оператив төркеме спутник элемтә ярдәмендә Мәскәүдә урнашкан НЦУКС ка хәбәр җибәрү өчен күчмә пунктны җәелдереп җибәрделәр.


18
июль, 2009 ел
шимбә
 

     Министрлар Кабинеты боеруы буенча авыл хуҗалык культурасында зарар күргән һәм чәчүлекләр һәлак булуы нәтиҗәсендә ТР азык- төлеккә янаган куркынычны булдырмас өчен  агымдагы  елның 20 июленнән гадәттән тыш хәл режимын кертергә.  

 

      17 июль көнне “Заря” бакчачылык җәмгыяте  янында Чаллының №6 ЗПСО  коткаручылары буадан алты яшьлек малайның үле гәүдәсен алдылар.


14
июль, 2009 ел
сишәмбе
 

     Бүген Туполев исемендәге КДТУның өченче курс студентлары РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәгенә экскурсиягә килделәр. Монда алар Кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясенең норматив – хокук базаның бурычлары , максатлары, суднолар йөри торган техника белән таныштылар.

       Студентларның ТР Кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясе белән беренче танышу укыту сыйныфында узды. Танышуны РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең  Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция җитәкче бүлегенең урынбасары Евгений Демчак уздырды.


13
июль, 2009 ел
дүшәмбе
 

Сигезенче федераль янгынга каршы хезмәт отрядның автопаркы, тагын бер машина белән артты. Хәзер Яшел Үзән районның Түбән Вязов бистәсендә 154 нче янгын сүндерү частендә тагын бер югары үткәрүче автоцистерна барлыкка килде.

     Янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, әлеге техника аларның көндәлек эшенә бик кирәк, чөнки шом сигналы буенча берничә километр аша, төрле һава торышында, юлсызлык булган очракта авылларга, бистәләргә чыгарга туры килә. Ә ышанычлы техника – ул янгын сүндерү бүлекчәнең беренче булып килү һәм кеше гомерен коткару гарантиясе. “ПЧ-154 – Яшел Үзән районның Идел аръягы зонасының федераль янгынга каршы хезмәтнең бердән - бер бүлекчәсе. Нәкъ менә бу янгын сүндерү частенең янгын сүндерүчеләр җилкәсенә әлеге территориядә урнашкан торак пунктларнында янгынны сүндерү өчен төп йөк ята. – дип әйтте Яшел Үзән гарнизонның янгын сүндерү хезмәтнең җитәкчесе эчке – хезмәт полковнигы Зөфәр Хәлиуллин. – бу техника янгын сүндерү өчен  генә түгел, ә кирәк чагында гадәттән тыш ситуациядән ликвидацияләү өчен хезмәт итәр дип ошанабыз.”


10
июль, 2009 ел
җомга
 

     Казан шәһәренең гражданнар  саклау идарәсенең эзләү – коткару отрядына  Туполев исемендәге КДТУ беренче факультет студентлары экскурсиягә килделәр. Алар  коткару хезмәте турында тулы мәгълүмат алдылар, коткару җиһазларын күрделәр аның белән кулланып  карадылар, хәтта коткаручыларның суда йөри торган скутер һәм катерның руль артында да утырдылар.

      Өченче курс студентлары җитештерү практикасын узалар, әлегә алар үзләренең булачак һөнәре буенча башлангыч мәгълүматларын  экскурсия һәм лекция аша алалар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның стуктурасы белән ташышу бүген Казан шәһәренең башкарма комитетының  гражданнар  саклау идарәсенең эзләү – коткару отрядында  узды. Башта студентларга гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның һәм Татарстанның  эзләү – коткару хезмәтенең барлыкка килүенең тарихын сөйләделәр. Үзенең хезмәт серләрен аларга беренче сыйныф коткаручы, югары дәрәҗәдәге судья - Николай Мухин ачты. Белгәнебезчә,хәзерге замандагы коткаручы - урында ориенлашырга, югары биналарда йөрү өчен альпенист осталыгы, нык сәламәтле, физик яктан көчле булырга тиеш.


9
июль, 2009 ел
пәнҗешәмбе
 

     Бүген Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының  беренче факультетның  өченче курс студентлары беренче тапкыр Казанның бер предприятиясенең саклау корылмасында булдылар. Бу дәресне студентлар өчен Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның хезмәткәрләре оештырды.

    Әлеге дәрес өченче курс студентлары өчен гадәтти аудиториядә түгел, ә җир асты өйрәтмә сыйныфында узды. Яшь тыңлаучыларны үзенчәлекле яшеренү урынны белән ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның  хезмәт кешене һәм халыкны өйрәтү буенча бүлекчәнең җитәкчесе Владимир Афанасьев таныштырды. Ул билгеләп үтүенчә,  яшеренү урында булган кеше өчен иң мөһиме, чиста һава булуы.  Аны фильтрация ярдәмендә алалар. Һаваның күләме 750 кешегә җитәрлек булырга тиеш. Әгәрдә предприятиядә химик яисә радиоктив шартлау булган очракта, яшеренеп торучылар  яшеренү урында өч түәлек кенә торырга тиеш. 


4
июль, 2009 ел
шимбә
 

Бүләккә - АЦ – 40 янгын сүндерү машинасы. Мондый бүләкне һәркөнне бирмиләр. Ә бу бүләк Апас районның  Ябалак авылынның ирекле янгын сүндерүчеләр өчен бик кадерле. Бүләкне Апас районы Ябалак авылының “Ибраһимов  ферма хуҗалык коллективның” ДПОна 10 ел тулу уңаеннан Россиянең гадәттән тыш хәлләр тыш министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсеннең җитәкчесе эчке – хезмәт генерал – майоры Рафис Хәбибуллин бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International