ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2009 ел
дүшәмбе
 

Ачык ишек көнен районның белем алу учреждения укучылары өчен сигезенче янгынга каршы федераль отрядының хезмәткәрләре ел саен уздыра. 52нче янгын бүлеге Яшел Үзәнең беренче лицей укчыларына чираттагы бәйрәм үткәрделәр.


25
сентябрь, 2009 ел
җомга
 

25 сентябрь көнне башкалабызда гражданнар  саклау айлыгы нигезендә уздырылган республика ярышларның финалында профессиональ булмаган элемтәчеләрнең эзерлеген, һәрби һәм тыныч вакытта гадәттән тыш хәлләрдә сандружиналарны һәм күзәтүчеләрне ликвидацияве тикшерелде. Ярышта тугыз команда катнашты.

     Һәрбер командага  өч бүлекчә керде – күзәтүчеләр, элемтә төркеме һәм санитар дружинасы. Алар теоретик белемнәреннән тыш, гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү нәтиҗәсен практик күнегүләрендә күрсәтергә тиеш иделәр. МЧС хезмәткәрләре әйтүенчә, бу кешеләр гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләүдә катнашкан икенче көч эшелоны.


22
сентябрь, 2009 ел
сишәмбе
 

     Бүген  Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы федераль бүлекчәсенең сак җитәкчеләре “Иң яхшы сак җитәкчесе”  дигән бәйгедә  көч сынаштылар. Конкурсның төп максаты булып  янгынны сүндерү өчен махсус коткару техникасы һәм коткару эшләрен алып бару өчен махсус җиһазлар белән идарә итү торды.

      Әлеге конкурс ике елга бер генә тапкыр уздырыла. Катнашучыларның саны барлыгы  21. Конкурсның беренче биреме булып ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның янгынга каршы дәүләт хезмәтенең спорт – эзерләү манежында 1км кросс һәм 100м йөгерү иде.  Катнашучылар арасында янгын бүлекләрендә 10 елдан артык эшләүчеләр бар, шуның өчен  чапкан вакытта, янгын җиңен тоташтыру алар өчен кыенлык тудырмады. Аннан соң, сак җитәкчеләре  коткару элмәкне бәйләү осталыкларын күрсәттеләр.


20
сентябрь, 2009 ел
якшәмбе
 

      Узган якшәмбедә “Милләтләр кроссы”на 150 меңнән артык кеше чыккан. Бөтенроссия йөгерү көненә багышланган чарада  Россиянең 63 шәһәре катнашкан.  Казанда спорт акциясендә 21 меңнән артык  төрле яшьтәге кешеләр йөгергән. Әлеге кросста ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хезмәткәрләре   дә читтә калмаган. 8 меңгә якын янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар катнашты. Йөгерүнең нәтиҗәләре буенча иң яхшы йөгерүчеләр Татарстанның коткаручылары чыкты.

       “Милләт кроссы”- ул сәламәтле яшәү рәвешенең пропагандасы, безнең кешеләребезгә, яшьләребезгә  спорт белән шөгыльләнергә этәргеч бирә – дип, әйтте Рафис Хәбибуллин Татарстан Республикасының гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры.  


15
сентябрь, 2009 ел
сишәмбе
 

     Бүген Яшел Үзән районының 14нче лицей бинасында янгын – тактик өйрәтмәләр узды. Әлеге чараның төп максаты- теге яисә бу экстремаль шартларда, укучыларның һәм укытучыларның паникасыз эш итүе тора. Янгын – тактик өйрәтмәләр Яшел Үзән мәктәпләрендә ел саен уздырыла.

     Өйрәтмәләр барышында янгын сүнерүчеләр төрле коткару җиһазлар ярдәмендә кешене коткару өчен, барлык практик чараларын кулландылар.

     14нче лицейның  җитәкчесе Әлфинур Идрисова әйтүенчә әлеге өйрәтмәләр бик мөһим, чөнки бу чараларда янгын сүндерүчеләр күрсәтмә рәвешендә янгынны сүндерү һәм кешене ялкын яулап алган бинадан  коткару күнегүләрен күрсәттеләр, аңлаттылар.


5
август, 2009 ел
чәршәмбе
 

      Иске Икшермәдә урнашкан “Яшьлек” спорт лагеренең икенче сменасы эшчәнлеген төгәлләде. Беренче смена спортның төрле юнәлешләре буенча оештырылган булса, икенчесе самбо, дзюдо көрәше белән шөгыльләнгән 30 спортчыны үзенә җыйды. Шунысы үзенчәлекле: биредә Шәмәрдән спорт үзәге спортчылары белән беррәттән, республиканың төрле төбәкләреннән килгән командалар шөгыльләнде. Алар арасында Казанның “Ракета” командасы (җитәкчесе Камил Сәйфуллов, атказанган тренер, СССРның спорт остасы), самбо көрәше буенча СССР призеры Ришат Шәрапов җитәкчелегендә Әлмәт командасы, Казан дәүләт аграр университеты командасы (җитәкчесе Татарстанның атказанган тренеры Рөстәм Сөнгатуллин), СССРның спорт остасы Әмир Хәмидуллин җитәкчелендәге Казан шәһәре ЮХИДИ командалары бар. Әлеге сборның җитәкчесе ТР атказанган тренеры Мөдәррис Галимуллин һәм самбо көрәше буенча СССРның спорт остасы Марат Шәрифҗанов.


3
август, 2009 ел
дүшәмбе
 

 

 30 июль көнне Мостафин Зөфәргә өч яшь тулды. Ләкин туган көнен ул туганнары белән түгел, ә республика балалар клиник хастаханәсендә уздырды.

      2008 елның көз көнендә Дрожжаной муниципаль районның №114 янгын сүндерү бүлекнең дежур караул командирына Илнас Мостафин өенә бәла килде. Аның ике   яшьлек  улы Зөфәр бик каты авырый. Республика балалар клиник хастаханәнең табиблары баш мие шеше диагнозын куйдылар. 2008 елның ноябрендә хастаханәдә малайның гистологиягә анализлар алдылар. Анализларның нәтиҗәләре яман шеш авыруын расладылар. Ноябрьнең урталарында Зөфәргә түләүсез операция ясадылар. Ул уңышлы узды.


31
июль, 2009 ел
җомга
 

Чистай шәһәре янында Кама елгасында Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясенең үзәк бүлекчәләр арасында икенче республика ярышлары узды.

     Быел ярышның өч этабына тагын берсе кушылды. Шуларның берсе – биш км тиз йөрешле гонка, икенче этап – тиз йөрешле фигуралы йөртү. Өченче этап – эстафета: коткару бөятен ыргыту, аның белән йөзү һәм  яңа дүртенче этап – батучыны коткару.


29
июль, 2009 ел
чәршәмбе
 

     Бүген Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе яңа хезмәткәрләр белән тулыланды- Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының югару уку йортларның яшь чыгарылыш студентлары.

 

     28 июль көнне Арча районның Казансу елгасында өч яшьлек малай су корбаны булды. Аның гәүдәсен судан Арча районның ПЧ №107 янгын сүндерүчеләре   алдылар һәм РОВД хезмәткәрләренә тапшырдылар.

     Фаҗига булган көнне Раил бер туган сигез яшьлек апасы белән үзләре генә су коеныдылар. Су коенырга аларны ата – аналары җибәрде. Раилнең апасы аны үзен генә яр буенда калдырып, дус кызлары янына чапты. Малайның суга кергәнен беркемдә күрмәде. Аннан соң гына, узып баручылар, ярда баланың аяк киемнәрен таптылар һәм тиз арада Арча районның янгын сүндерү бүлегенә хәбәр иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International