Казан шәһәренең гражданнар саклау идарәсенең эзләү – коткару отрядына Туполев исемендәге КДТУ беренче факультет студентлары экскурсиягә килделәр. Алар коткару хезмәте турында тулы мәгълүмат алдылар, коткару җиһазларын күрделәр аның белән кулланып карадылар, хәтта коткаручыларның суда йөри торган скутер һәм катерның руль артында да утырдылар.
Өченче курс студентлары җитештерү практикасын узалар, әлегә алар үзләренең булачак һөнәре буенча башлангыч мәгълүматларын экскурсия һәм лекция аша алалар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның стуктурасы белән ташышу бүген Казан шәһәренең башкарма комитетының гражданнар саклау идарәсенең эзләү – коткару отрядында узды. Башта студентларга гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның һәм Татарстанның эзләү – коткару хезмәтенең барлыкка килүенең тарихын сөйләделәр. Үзенең хезмәт серләрен аларга беренче сыйныф коткаручы, югары дәрәҗәдәге судья - Николай Мухин ачты. Белгәнебезчә,хәзерге замандагы коткаручы - урында ориенлашырга, югары биналарда йөрү өчен альпенист осталыгы, нык сәламәтле, физик яктан көчле булырга тиеш.
- Хәзер безгә юл – транспорт хәләкәтеннән тыш, берникадәр торак – комуналь хезмәтен дә эшләргә туры килә, шуларның берсе керү ишекләрен ачу – дип әйтте Николай Мухин. – Мәчеләрне агачтан төшерү, өй хайваннарын керергә кыен булган урыннардан алу өчен дә, безне чакыралар. Чакыру килгән исә, без ярдәмне күрсәтергә мәҗбүр.
Аннан соң беренче сыйныф коткаручы Андрей Киселев студентларга коткару җиһазланың мөмкинлекләрен күрсәтте. Ул “СПРУТ” гидравлитик җиһазының эшләвен аңлатты, әлеге җиһаз домкрат рәвешендә авыр конструкцияләрне күтәрү өчен кулланыла. Шулай ук тимер конструкцияне кисү, өчен гидравлитик инструментның эшләвен күрсәтте һәм студентларга әлеге инструмент белән кулланып карарга мөмкинлек бирде. Шуннан соң практикантларны коткару техникасы: катер, гидроцикл, снегоход сакланган гараж боксларын күрсәттеләр. Студентлар алар буенча рәхәтләнеп менеп йөрделәр, хәтта руль артыннан да утырып карадылар.
Җитештерү практиканың теоретик бүлегеннән соң гражданнар оборонасының булачак белгечләре профессионаллар белән бергә ике атна дәвамында тәүлек дежурствоны алып барачаклар. Шулай ук аларны ТР буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең кризис ситуациянең баш үзәгенең оператив дежур сменасының составына кертәчәкләр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның хезмәткәрләре җитештерү практикасын оештыру сорауларында студентларга рәхәтләнеп булышалар, чөнки алар киләчәктә әлеге студентларны югары квалификацияле белгечләр рәтендә күрергә омтылалар.
- Бүген без Туполев исемендәге КДТУ студентларына, гражданнар оборонасының булачак белгечләренә Казан шәһәренең эзләү – коткару хезмәтнең оештыруының, коткару машиналарын җиһазландыру, кешеләрне судан коткару чараларын күрсәттек. – комментарияне ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның хезмәт кешене һәм халыкны өйрәтү буенча бүлекчәнең җитәкчесе Владимир Афанасьев бирде. – Теоретик курслардан соң студентлар эзләү – коткару отрядының дежурствога басачаклар, гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның оператив дежурның олы ярдәмче вазыйфасын үтәчәк.