Бүген Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының беренче факультетның өченче курс студентлары беренче тапкыр Казанның бер предприятиясенең саклау корылмасында булдылар. Бу дәресне студентлар өчен Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның хезмәткәрләре оештырды.
Әлеге дәрес өченче курс студентлары өчен гадәтти аудиториядә түгел, ә җир асты өйрәтмә сыйныфында узды. Яшь тыңлаучыларны үзенчәлекле яшеренү урынны белән ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның хезмәт кешене һәм халыкны өйрәтү буенча бүлекчәнең җитәкчесе Владимир Афанасьев таныштырды. Ул билгеләп үтүенчә, яшеренү урында булган кеше өчен иң мөһиме, чиста һава булуы. Аны фильтрация ярдәмендә алалар. Һаваның күләме 750 кешегә җитәрлек булырга тиеш. Әгәрдә предприятиядә химик яисә радиоктив шартлау булган очракта, яшеренеп торучылар яшеренү урында өч түәлек кенә торырга тиеш.
- Өч тәүлек эчендә сыенудагы яшеренеп торучылар су, ашамлык белән тәэмин ителергә тиеш – дәвам итте Владимир Михайлович. – Норма буенча бер кешегә көнгә өч литр су сарыф ителегә мөмкин. Димәк, сыенуда яшеренеп торган кеше расчетыннан чыгып, саклау корылмада гел шундый су запасы һәм бозылмый торган ашамлык булырга тиеш. Бинада кислородны аз сарыф итү өчен сыенуда булган кеше үзен тыныч тотарга тиеш сикермәскә, йөгермәскә.
Аннан соң студентлар группасы Владимир Афанасьев белән сыенуның территориясе буенча йөреп чыктылар. Практикантлар һаваның фильтрациясе һәм бирү системасы белән таныштылар, заводның авария – коткару барлык җиһазларын карадылар, чөнки нәкъ менә алар теге яисә бу гадәттән тыш ситуациядә МЧС хезмәткәрләре килер алдыннан, ликвидацияләүгә көрешгә тиешләр. Дәрес бик кызыклы һәм гыйбрәтле булды, чөнки гражданнар оборонасының булачак белгечләренә теоретик дәресләреннән тыш практик дәресләре дә кирәк.
- Әлеге сыенуда, безнең беренче танышу практика булды. Безгә сыенуның структурасын күрсәттеләр, лекция укыдылар, - үзенең хисләре белән Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының беренче факультетның өченче курс студенты Егорова Саша уртаклашты. – Мин лекция вакытында гражданнар оборонасының саклану корылмасының категориясен, сыенуның төп характеристикасын, һәм гадәттән тыш ситуация булган очракта үзеңне тоту кагыйдәләрен белдем.
Студентларның әлеге дәрес соңгылардан түгел, алдагы ике атнада аларны җитештерү практикасы көтә.