Практиканың соңгы көнне иң кызыклы булды: Туполев исемендәге КДТУ студентлары Кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясендә кунакта булдылар

2009 елның 14 июле, сишәмбе
 

     Бүген Туполев исемендәге КДТУның өченче курс студентлары РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәгенә экскурсиягә килделәр. Монда алар Кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясенең норматив – хокук базаның бурычлары , максатлары, суднолар йөри торган техника белән таныштылар.

       Студентларның ТР Кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясе белән беренче танышу укыту сыйныфында узды. Танышуны РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең  Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция җитәкче бүлегенең урынбасары Евгений Демчак уздырды.

   -  Үзенең лекциясен Евгений Демчак 1984 ел Кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясенең тарихыннан башлады. Ул вакытта суднолар инспекциясе торак – коммуналь хуҗалыгына бәйләнгән булган. Аннан соң  Кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясен әйләнә - тирәдәге мохит министрлыгына бирделәр. Ә, 2004 елда ул ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның тулы хокуклы структурасына керә.  Демчак студентлар белән “коллегалар” кебек аралашты, чөнки институтны тәмамланган соң алар күбесе МЧС структурасында эшлиячак. Лекциядән соң, Евгений Демчак студентларны   Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәгенең Илдус Измайлов инспекторына тапшырды. Ул практикантларны Кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясенең техникасы торган пирс янына  алып барды. Яр янында “Хивус” һава мендәре судносы торды. Әлеге судно хәзер бик сирәк кулланыла, чөнки аның тизлеге сәгатенә 50 км., ә кыш көнне бозда аның тизлеге 110 км , шуның өчен бу судноны кыш көнне генә кулланылалар. Әлбәттә, суда көндәлек куллана торган җиңел һәм сигез кешене сыйдыра торган  зур катерлар арканлап куелган.   Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция инспекторларның иң яртан катеры “Стрингер”. Ул тиз йөрешле, башка  суднога арканлап кую өчен аның өреп кабартылган бортлары бар. Катерның тиз йөрешлеген студентлар да татып карадылар, Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция инспекторлары аларны Идел елгасы буенча йөртелләр. Шуның өчен дә практиканың соңгы көнне студетларга бик ошады.

     - Бүген без Кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясе үзәгендә булдык. Лекциядән мин бу инспекциянең иң мөһим булуы турында аңладым, чөнки хәзерге вакытта күп кешеләр катерлар, яхталар алалар. Ә, бу исә өстәмә куркыныч, – дип әйтте Туполев исемендәге КДТУ ның өченче курс студенты Алексанр Чубуков. Шулай ук, мин инспекторларның  тиз йөрешле техникасын күрдем, аның ярдәмендә коткаручылар тиз арада ярдәмгә киләләр.

 - Практиканың соңгы көнне иң кызыклы булды – үзенең хисләре белән  Туполев исемендәге КДТУ ның өченче курс студенты Саша Егорова уртаклашты. Безне тиз йөрешле катерда  йөртелләр. Әлбәттә, мондый техника  Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция өчен бик уңайлы һәм бик кирәк.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International