Кәрәзле компания абонентлары гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның дежур операторына бушка, теләсә кайсы вакытта үзенең бәласе турында хәбәр итергә мөмкин.
Ләкин һәрбер компания “
Җәрәхәтләнгән кешегә беренче ашыгыч ярдәм күнегүләрен күрсәтү, су йөзү кагыйдәләрен һәм янгын сүндерү һөнәре белән таныштыру – менә шундый “Балалар куркынычсызлыгы” дигән бәйрәм “Спутник” балалар савыктыргыч лагереннән малайларның һәм кызларның исендә калды.
Балаларга янгын сүндерү профилактикасын су йөзү куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру Казанның башкарма комитетының гражданлык саклау идарәсе, “Ял” яшьләр һәм балалар үзәге һәм судан коткару иҗтимагый оешмалары алынды. “Балалар куркынычсызлыгы”ның бригадасы берничә көн дәвамында, әлеге очрашуны 14 балалар ял итү лагерьләрендә уздырырга җыена.
Янгын сүндерү күнегүне камилләштерү, урман янгыннары һәм янып китүне ликвидацияләү, хуҗалык эшчеләренең һәм янгын саклау хезмәткәрләрнең үзара бәйләнеш эшләрен эшкәртү – менә шундый бурычлар Яшел Үзән урманчылык участогында узган өйрәтмәләрдә булды. РФ Урман кодексына туры китереп, урманнарны саклау вәкаләте, шулай ук урман янгыннарын сүндерү РФ башкарма хакимият органнарына салына. Урман янгыннарын сүндерү Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның хокук ныгытылган функциясе түгел. Ләкин, урман хуҗалык эшчеләрнең көче җитми икән һәм халык яши торган пункта янгынның күчүе яный икән, ярдәмгә муниципалитет вәкилләре һәм МЧС янгын – коткару бүлекчәләре килә.
Бүген “МЕГА” сәүдә үзәгенең балалар мәйданында, балалар һәм аларның ата – аналары җәйге ялны ваҗигасез һәм җәрәхәтсез үткәрү өчен бик күп кызыклы һәм гыйбрәтле мәгълуматны, кагыйдәләрне белделәр. “Балалар һәм куркынычсызлык” акцияне Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең хезмәткәрләре һәм МЕГА балалар клуб вәкилләре оештырдылар. Әлеге акция ата – аналарның һәм аларның балаларның игътибарын, янгын куркынычсызлык кагыйдәләренән тыш су коену куркынычсызлык кагыйдәләренә юнәлтү өчен уздырыла. Бу акция мәктәп каникуллары вакытында бик актуаль, чөнки балалар күп вакытын урамда уздыралар:су коеналар, кызыналар.
18 июнь көнне Кама – Тамагы районнан тугыз киломентр ераклыктан “Яшелчә” авылы тирәсендә “Теньков” агрофирма кырларын эшкәрткән вакытта “Скай Рейнджер” парапланы төште. Әлеге параплан Чуваш Республикасы Чабаксар районның Вапроси авылыда торучы 1957 елгы Николай Долговныкы булды. Параплан төшкән вакытта берничә кисәккә ватылды, нәтиҗәдә парапланы йөртүче төшүгә үк һәлак булды.
Парапланның төшүе турында хәбәр 21 сәгать 40 минутта РОВД хезмәтенә Кече Салтыки авылының Мингалиев А.Г торучыдан килде. Ул парапланның төшүенең шахиты иде. ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның Кама – Тамагы районы буенча оператив төркем идарәсе 22 сәгать 10 минутта парапланның төшкән урынына килделәр.
ТР Яшел Үзән янгын сүндерү гарнизонның “01” коткару хезмәтенә гадәти булмаган шалтырату килде. Әлеге шалтыратуда ярдәм сорадылар. Ләкин, ярдәм янгын сүндерү өчен дә, ишекне ачу өчен дә, юл транспорт һәлакәтен ликвидацияләү өчен дә кирәкмәде.
Бу юлы бәладән кыр үрдәген, дөресен әйткәндә аның бәбкәләрен коткарырга туры килде. Үрдәк балалары канализация коесына төшеп киттеләр, һәм берничек тә чыга алмадылар. Борчылган үрдән үзенең бәбкәләренә берниче тә ярдәм итә алмагач, кое янында әйләнеп йөрде. Ә, шул вакытта кое тирәсендә урамдагы песиләр йөрделәр. Янында урнашкан Яшел Үзән автомәктәп хезмәткәрләре әлеге вакыганың шахитлары булып “01” коткару хезмәтенә шалтыраттылар.
Йөрәк, тамыр, шикәр диабеты, ашказаны – эчәк, онкология һ.б катгый авыруларны, яңа кертелгән озонотерапия методы белән дәваларга, хәзер Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның реабилитацион Үзәк табибларның да мөмкинлеге бар.
Әлеге метод дөньяви медецинада киң танылган, һәм ул үзен яхшы яктан гына танытты. Клиник реабилитациянең бүлек мөдире Гөлия Мясникова әйтүенчә, озон, организмга эләгеп, күзәнәкне кислород белән туендыра. Ә бит күп авыруларның нигезендә күзәнәкләрдә кислород җитмәү ята.
Менә инде 31 ел дәвамында Казанның янгын газнизоны газ һәм төтеннән саклау хезмәте үзләренең профессионалеген күрсәтәләр. Бу ярышлар традицион рәвештә һәлак булган янгын сүндерүчеләргә багышлана, чөнки нәкъ газлы төтеннән саклаучылар, башкача әйтсәк “янгын спецназ”лары кеше гомерен коткару өчен ялкынның иң кызу чорларда эшлиләр.
Быел ярышлар ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның ОГПС-5 31нче янгын бүлекчәнең укыту полигонында узды. Әлеге бүлекчә “Казаноргсинтез” заводын саклый. Казан янгын саклау ГДЗС бүлекчә буыннары өчен, ә барлыгы 18 команда, ярыш этапларын узганда тир түгәргә туры килде. Баш судьяның урынбасары эчке хезмәт подполковнигы Олег Мамаков әйтүенчә, мондый ярышларда ГДЗС бүлекчәсенең иң яхшылары ачыклана, чөнки алар Казан гарнизонының намусын республика дәрәҗәсендә яклыйячаклар.
12-14 июнь бәйрәм көннәрендә күп татарстан гайләләре өчен фаҗига белән тәмамланды. Россия көнне һәм Сабантуй бәйрәмнәрендә 18 кеше сулыкларда һәлак булдылар.
Узган атнаның ахырында кызулык аркасында, күп кенә кешеләрне магнит сыман сулыкка тарты. Ләкин, гади куркынычсызлык кагыйдәләренә ваемсыз булу аркасында, су дус урынына дошманга әверелде. Бары ике очракта гына кешеләрнең үлүе суицид һәм криминал рәвешендә булды, калганнары су объектларында кагыйдәләрне бозу аркасында үлде.
Безнең җыелма командабыз гомуми зачетта Идел буе регионның җиде команда арасынан иптәшлек турнир нәтиҗәсендә икенче урынны алдылар. Очрашу Нижегородск өлкәнең Дзержинск шәһәрендә узды.
Татарстан җыелма командасы дүрт бүләк алдылар – штурм баскычка менү буенча икенче урынны Николаев Сергей алды. Шундый ук нәтиҗәләр белән тоткарлыклы йөз метрны Дмитрий Алексеев яулады. Хөрмәт пьедесталына республиканың беренче һәм икенче командалары менделәр, янгын эстафетасында көмеш һәм бронза медалләрен алдылар.