Бүләккә - АЦ – 40 янгын сүндерү машинасы. Мондый бүләкне һәркөнне бирмиләр. Ә бу бүләк Апас районның Ябалак авылынның ирекле янгын сүндерүчеләр өчен бик кадерле. Бүләкне Апас районы Ябалак авылының “Ибраһимов ферма хуҗалык коллективның” ДПОна 10 ел тулу уңаеннан Россиянең гадәттән тыш хәлләр тыш министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсеннең җитәкчесе эчке – хезмәт генерал – майоры Рафис Хәбибуллин бирде.
1999 елда Таһир Ибраһимов ферма хуҗалык җитәкчесе вазыйфасына килгәч, Ябалак авылында ирекле янгын дружинасы барлыкка килә. Үз иреклеге белән иске котельня бинасын төзәтеп, яңа техника өчен бокс кордылар. Дежурство өчен АЦ – 30 янгын машинасы белән бергә зур булмаган дежур расчетын куйдылар.
2008 елда ферма хуҗалык коллективы ДПО бинасын реконструкцияләүгә 860 мең акча таптылар. Ике янгын сүндерү машина өчен яңа янгын депо салдылар. Яңа бинада дежур караул өчен ял итү бүлмәсе дә табылды. Телефон элемтәсен, җылыны электрны үткәрделәр. Хәзер техника җылы бокста гына тора. Ике кеше составында торган: йөртүче һәм бер янгын сүндерүче, өч сменалы дежурствоны оештырдылар. Ирекле янгын сүндерүчеләр игелек белән хезмәт итәләр – хезмәт хакын вакытында алалар, хезмәт шарты да аларның бик әйбәт. Киләчәктә КФХ Ибраһимов җитәкчеләре, янгын техникасы теләсә кайсы вакытта, теләсә кайсы һава торышында чыксын өчен, янгын бокс мәйданы алдыннан асфальт салырга планлаштыралар.
- Элек монда котельня иде. Без аны сүтеп, яңадан төзи башладык, яңа фундамент салдык, – сөйләде “КФХ Ибраһимов” ферма хуҗалык коллективның инженеры Марат Ахтараеев. – Янгын депо өчен проектны үзебез эшләдек. Бинаны төзү вакытында авыл кешеләре дә бик зур ярдәм күрсәтте.
Тагын 110 мең акчаны, хуҗалык, ике метр бөеклегендә, 50 кубометр күләмендә янгын сыйдырышын кую өчен кулландылар. Янгын техникага су алыр өчен бу бик уңайлы җиһаз. Су басымы шундый көчле, 2,5 кубометр күләмендәге ЗИЛ янгын цистернасы өч минут эчендә су белән тула.
Ике урынлы янгын депо буш тормасын өчен, Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең җитәкчесе Рафис Хәбибуллин ирекле янгын сүндерүчеләргә июль башында АЦ – 40 янгын автоцистернаны бүләк итте. Әлеге янгын техникасы белән Әлмәт шәһәренең №2 дәүләт янгын сүндерүчеләр хезмәте бүлеште. Алар аны тулысынча ремонтладылар ПТВ белән җиһазладылар. Хәзер янгын сүндерүчеләрнең расчетында янгын җиңнәре, стволлар шулай ук янгын колонкасы бар.
Республикада бу депо беренчеләрдән түгел. Татарстанда барлыгы 700 гә якын ирекле янгын җәмгыяте оештырылды.
Ун ел эчендә, Ябалак авылынның ирекле янгын сүндерүчеләре батырлыкны күп күрсәттеләр. 2008-2009 ел эчендә ДПО 12 тапкыр янгынга чыкты. Еш кына алар ялкынны төп янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче сүндерәләр. Барлыгы ДПО хуҗалыгы 942 кешене үз эченә алган өч торак пунктларга хезмәт күрсәтә. Моннан тыш янгын сүндерү машиналары район расписаниясе буенча чыга. №1 номер чакыруы буенча ирекле янгын сүндерүчеләр тугыз торак пунктларга чыгалар, №2 югары номер буенча ирекле янгын сүндерүчеләр 24 торак пунктларга чыга һәм өченче югары авырлыктагы номер буенча алар төп янгын сүндерүчеләргә тугыз торак пунктларга янгын сүндерергә булышалар.
Мисал итеп, быел иң куркынычлы ай ул май. Ирекле янгын сүндерүчеләр ялкыннан Шәмбалыкчы авылнның өйләрен коткардылар. Анда 20га мәйданында кипкән үлән янды. Кыска вакыт эчендә килеп, алар ялкынны сүндерделәр. Ә төп федераль янгынга каршы янгын сүндерү бүлекчәләренә бу авылга килү өчен, 20 минут вакыт кирәк.
- Безнең республикада ДПОның күләме елдан ел үсәр дип ошанам, - дип әйтте Рафис Хәбибуллин. – Бу ирекле янгын җәмгыяте – янгын сүндерүчеләрнең тугрыклы ярдәмчесе. Моны хуҗалык предприятиянең җитәкчеләре, чиновниклар бик яхшы аңлыйлар, шуның өчен безгә ярдәм итәргә торышалар, чөнки мондый ДПОны оештырганда, алар үзләрен дә ялкыннан саклыйлар.