Сигезенче федераль янгынга каршы хезмәт отрядның автопаркы, тагын бер машина белән артты. Хәзер Яшел Үзән районның Түбән Вязов бистәсендә 154 нче янгын сүндерү частендә тагын бер югары үткәрүче автоцистерна барлыкка килде.
Янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, әлеге техника аларның көндәлек эшенә бик кирәк, чөнки шом сигналы буенча берничә километр аша, төрле һава торышында, юлсызлык булган очракта авылларга, бистәләргә чыгарга туры килә. Ә ышанычлы техника – ул янгын сүндерү бүлекчәнең беренче булып килү һәм кеше гомерен коткару гарантиясе. “ПЧ-154 – Яшел Үзән районның Идел аръягы зонасының федераль янгынга каршы хезмәтнең бердән - бер бүлекчәсе. Нәкъ менә бу янгын сүндерү частенең янгын сүндерүчеләр җилкәсенә әлеге территориядә урнашкан торак пунктларнында янгынны сүндерү өчен төп йөк ята. – дип әйтте Яшел Үзән гарнизонның янгын сүндерү хезмәтнең җитәкчесе эчке – хезмәт полковнигы Зөфәр Хәлиуллин. – бу техника янгын сүндерү өчен генә түгел, ә кирәк чагында гадәттән тыш ситуациядән ликвидацияләү өчен хезмәт итәр дип ошанабыз.”
Яңа техниканың барлыкка килү – бу әһәмиятле вакыйга янгын сүндерүчеләр өчен генә түгел. Әлеге вакыйга белән янгын сүндерүчеләрне муниципаль район җитәкчеләре һәм дини конфессия вәкилләре дә котлады.
Янгын сүндерү машинасының ачкычын ЗМР инфаструктур үсешенең территориаль бүлекнең җитәкчесе Эдуард Саматов бирде. Аның әйтүенчә, быел Яшел Үзән гарнизонның янгын сүндерү бүлекчәләренә Дәүләт резервынан тагын ике машина алырга планлаштырыла. Бу бәйрәмдә янгын сүндерүчеләргә төп теләк итеп – алынган техника белән мөмкин кадәр шом буенча азрак чыгарга.