ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2009 ел
чәршәмбе
 

    “Яшь коткаручы” дигән шәһәр ярышлары Киров районының командасының  җиңүе белән тәмамланды.  Нәкъ менә алар беренче урынны яуладылар да инде.Ә, менә Яңа – Савин районының 89нчы мәктәп кадетлары икенче урынны алдылар. Әйткәнебезчә, әлеге техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр шартларындагы эзләү – коткару эшләр этабының ярышлары – ул хәзерге ярышның яңалыгы. Моңа кадәр, гадәттән тыш хәлләр шартларында коткару эшләрен алып баруга кереш дигән авыр һәм катлаулы фәнне укучылар теория рәвешендә генә үзләштерделәр. Шунлыктан яшь коткаручыларның тәҗрибәләре булмау аркасында күбесе  коткару җиһазлары белән куллана белмәделәр, моннан тыш күп командалар  экстремаль “экскурсия” биременә  куелган вакытка – 40минутка сыеша алмаганнар. Шул вакыт эчендә укучыларга коткаручылар звено арасында радиоалмашуны җайлап, төркемнәргә бүленеп этаплар буенча таралырга туры килде.


20
октябрь, 2009 ел
сишәмбе
 

        Бүген Казанның иң яхшы җиде команда катнашучылары  белән бергә  “Яшь коткаручы” дигән шәһәр ярышлары башланды. Барлык катнашучылар – кадет мәктәпләреннән  “Яшь коткаручы”лар секциясеннән һәм түгәрәгеннән килгән укучылар. Команданың составына 14 яшеннән алып 17 яшенә кадәр сигез укучы керә, шуларның икесе кыз. Ярышның беренче этабы Дәрвишләр бистәсендә  узды. Экстремаль стартларның оештыручылары булып Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе, шулай ук гражланнар саклау һәм  Казанның укыту эшләре буенча шәһәр башкарма комитетының белгечләре иде.


15
октябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Ни кызганыч, бакчачылык ширкәтләрендә ут хәвефе һаман да чыгып тора.  Янгын сүндерү хезмәткәрләре яз аенда бакча сезоны башлану, ә көз җитте исә көннәр салкынаю сәбәпле чаң кагырга мәҗбүр. Бакча ширкәтләрендә йортлар шулкадәр тыгыз урнашкан ки, берсе яна башласа, шырпы кабы кебек бер – бер артлы дөрләп кабыналар. Әлбәттә, моның сәбәпләре күп. Иң зур кыенлыкларны, әлеге дә баягы, юллар китереп чыгара. Таш җәелгәннәре бөтенләй юк диярлек. Ә бу, үз чиратында, янгын сүндерүчеләрнең юлында зур каршылык тудыра, бигрәк тә көзге, язгы пычракларда.

14
октябрь, 2009 ел
чәршәмбе
 

     Узган ял көнне Васильево  бистәсендә дүрт бертөрле янгын чыкты. Ленин,7 урамындагы шәхси сарайларның  януы турында беренче хәбәр “01” диспетчер хезмәтенең үзәк пультына сәгать беренчеләрдә килә. Беррәттән  250 кв. м мәйданында 14 каралты янды. Ун минуттан соң күрше Ленин, 14 урамында тагын 25 агач корылмаларны ялкын чолгап алды . Бу янгын 470 кв. м мәйданын каплаплады.  Ялкынның торак йортларга күчү куркынычы барлыкка килде. Бәхеткә каршы, Яшел Үзән һәм Васильево янгын сүндерүчеләре торак йортларны коткарып калдылар. Ләкин, бер сәгаттән соң Стаханская урамындагы 58нче йортның ишек алдындагы янгын турында яңа хәбәр килә. Бу очракта да 8 каралты янды. Корылмаларны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр күрше урамындагы биш сарайның януын күреп алалар. Бер үк вакытта  чыккан дүрт янгынны сүндерү өчен Яшел Үзән районының   янгын сүндерү хезмәт гарнизонның барлык көч һәм чаралар тартылды. Барлык янгыннарны кыска вакыт эчендә сүндерделәр. Янгын нилектән килеп чыгуы әлегә мәгълүм түгел.


12
октябрь, 2009 ел
дүшәмбе
 

Яшел Үзән районы Төзүчеләр урамындагы йортларның берсендә чыккан янгын 80 яшьлек әбине теге дөньяга алып китте. Янгын чыкканчыга кадәр әби өйдә ялгыз гына калган иде. Өлкән яшендә һәм авыру булу сәбәпле янган йорттан әби мөстәкыйль үзе берничек тә чыга алмаган.  Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә ялкын йортны чолгап алган иде инде. Нәтиҗәдә йорт нигезенә кадәр янып бетте.

 

 

Җылыту мичен эксплуатацияләү вакытында янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында Яшел Үзән районы Албаба авылындагы шәхси йортларның берсендә   янгын чыкты. Янгын кабынып киткән вакытта бөтен гайлә өйдә булды:  1982 елгы әни кеше (йортның хуҗасы), аның белән бергә торучы никахсыз ир һәм 2003 елгы улы. Җылыту мичнең төтен юлы аша үтә торган түшәмә янып киткән вакытта, гайлә бергәләп  бүлмәдә утырдылар. Янгынны өй хуҗалары башта сизмәделәр, ләкин  төтен ул вакытта үз эшен үтәп бөтен өйгә тарала башлады. Исне алар җылыту миченнән килә дип уйлаганнар, суларга кыен булган вакытта гына йорт хуҗасы һәм бергә торган никахсыз ир баланы алып урамга чыктылар. Баланың тәне берникадәр кызарып китү арксында, ашыгыч ярдәм аны табиблар тулы тикшерү үткәрү өчен хастаханәгә алып китте. Янгын нәтиҗәсендә өй тулысынча янып бетте.


7
октябрь, 2009 ел
чәршәмбе
 

 

    Ел саен Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр министрлыгының реабилитацион Үзәгендә ТР МЧС ветераннары, коткаручылар, янгын сүндерүчеләр, әфган һәм чечән сугыш ветераннары, Чернобль  аварияне ликвидаторлары реабилитация курсларын узалар. Барлыгы мең ярым кеше .

    Традицион рәвештә  Өлкәннәр көне декадасы уңаеннан оештырылган ТР МЧС ветераннарны дәвалану курсы, бу атнада тәмамланада да инде. Алар арасында реабилитацион Үзәгенә беренче тапкыр килүчеләр дә бар.


5
октябрь, 2009 ел
дүшәмбе
 

Бөгәрләнеп беткән машинадан җәрәхәтләнгән кешене чыгару, саклау һәм коткару төенне бәйләү, “Миллениум” күперенә махсус альпенист кирәк – яраклы җиһазлар белән менү, көчле давылдан соң аударган агачны кисү – боларны барысын да коткаручылар ел саен уздырыла торган “Иң яхшы коткаручы” дигән республика бәйгесендә күрсәттеләр. Бүген Казанда конкурсның йомгак этабы узды. Ярышның төп максат булып коткару җиһазлары белән эшләү,  кичектергесез авария – коткару эшләрен уздыру һ.б торды.   

      - Конкурста  республиканың барлык эзләү – коткару отрядлары,  шулай ук Казан шәһәренең гражданнар саклау идарәсенең эзләү – коткару отряды һәм эзләү – коткару отрядының федераль кинологлары да катнашты. Ярышның  барлык этаплары реаль шартларга  якын тора, шуның өчен коткаручылар соңгы көченә кадәр көрәшәләр, - дип әйтте ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эзләү – коткару хезмәт җитәкчесенең урынбасары Игорь Шабанский. Конкурс гадәттәгечә ике этаптан  тора: беренче этап- теоретик белемнәрне тикшерү һәм икенче этап – практик – техноген һәм табигый шартларда зарар күргән кешеләргә беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү.


3
октябрь, 2009 ел
шимбә
 

      Бүген 89 нчы Казан урта мәктәбендә кырыкка якын укучы  рәсми рәвештә янгынга каршы дәүләт хезмәтенең профиль сыйныфының кадетлары булдылар. Мәктәпнең актлар залында алар тантаналы рәвештә присяга кабул иттеләр .

      Әлеге бәйрәм бу мәктәптә 12 нче  тапкыр уза. Тугызынчы һәм унынчы сыйныф укучылары үзләренең ата – аналары, янгынга каршы федераль хезмәт отрядының һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең янгынга каршы федераль хезмәтенең укыту үзәгеннән килгән куныклары алдында яңа формаларын киеп өч рәткә төзелделәр. “Смирно” командасыннан соң һәрбер бала чиратлап ант сүзләрен әйттеләр. Мондый истәлекле вакыйга белән кадетларны Татарстан Республика буенча җиденче янгынга каршы федераль отряд җитәкчесенең урынбасары эчке – хезмәт полковнигы Сергей Горынцев котлап, аларга махсус удостоверения тапшырды.


29
сентябрь, 2009 ел
сишәмбе
 

     Бүген Казанда “Янгынга каршы надзор буенча иң яхшы дәүләт инспекторы” һәм “Иң яхшы янгынга каршы дәүләт дознавателе” дигән республика конкурсының йомгаклау этабы узды.

     Конкурсның төп максаты – янгынга каршы дәүләт надзор хезмәткәоләрнең профессиональлеге һәм төп нигез булып торган норматив документларны белүе торды. Катнашучыларның теоретик белемнәрен, административ практика, лицензия, норматив – техник эшен,  янгынга каршы автоматик һәм әлбәттә янгынга каршы дәүләт надзор сораулар буенча тикшерелде. Әйтергә кирәк профессиональ яктан белемнәрен алар яхшы күрсәттеләр, чөнки янгынга каршы  дәүләт надзор инсекторы хезмәт урынына килгәч аттестация уза, димәк үзенең төп бурычларын үтәгән вакытта аларның берникадәр белемнәре бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International