Яшел Үзән районы Төзүчеләр урамындагы йортларның берсендә чыккан янгын 80 яшьлек әбине теге дөньяга алып китте. Янгын чыкканчыга кадәр әби өйдә ялгыз гына калган иде. Өлкән яшендә һәм авыру булу сәбәпле янган йорттан әби мөстәкыйль үзе берничек тә чыга алмаган. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә ялкын йортны чолгап алган иде инде. Нәтиҗәдә йорт нигезенә кадәр янып бетте.