“Яшь коткаручы” дигән шәһәр ярышлары Киров районының командасының җиңүе белән тәмамланды. Нәкъ менә алар беренче урынны яуладылар да инде.Ә, менә Яңа – Савин районының 89нчы мәктәп кадетлары икенче урынны алдылар. Әйткәнебезчә, әлеге техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр шартларындагы эзләү – коткару эшләр этабының ярышлары – ул хәзерге ярышның яңалыгы. Моңа кадәр, гадәттән тыш хәлләр шартларында коткару эшләрен алып баруга кереш дигән авыр һәм катлаулы фәнне укучылар теория рәвешендә генә үзләштерделәр. Шунлыктан яшь коткаручыларның тәҗрибәләре булмау аркасында күбесе коткару җиһазлары белән куллана белмәделәр, моннан тыш күп командалар экстремаль “экскурсия” биременә куелган вакытка – 40минутка сыеша алмаганнар. Шул вакыт эчендә укучыларга коткаручылар звено арасында радиоалмашуны җайлап, төркемнәргә бүленеп этаплар буенча таралырга туры килде.
Бу этапларны Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан шәһәре кинолог отряданың укыту базасында профессиональ коткаручылар эзерләделәр. Команданың сигез кеше арасыннан алтысы гына катнашты. Барлык коткару җиһазлары старт мәйданында куелган иде. Старт алдыннан командаларга гадәттән тыш хәлләр зонасыннан биш җәрәхәтләнгән кешене табу өчен юнәлеш картасын бирделәр.
Ярышның бер этабында катнашучыларга махсус гидравлитик коткару җиһазы ярдәмендә тимер төзелеш кисәген кисәргә, подвалга керү юлын ачыр өчен такталарны кисәргә туры килде. Шунда яшь коткаручыларга яктылыкның минимумы эчендә җәрәхәтләнгән кешене табып, аңа ашыгыч ярдәм күрсәтергә кирәк булды.
Түбәндәге “җәрәхәтләнүчеләрне” коллектор төбеннән, өемннән, шулай ук электор баганасыннан (шуның өчен электорны сүндереп үткәргеч чыбыкны дөрес итеп кисәргә кирәк иде), химик зарар матдәләр белән тулган бүлмәдән коткарырга тулы килде. Ярыншның ике көн эчендә укучылар, гадәттән тыш хәлләр шартларында беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү һәм исән калу тәҗрибәләрен алдылар.