ТР Лаеш районының “Дуслык” бакчачылык ширкәтендә чыккан янгын нәтиҗәсендә ике кеше хәлак булды

2009 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе
 

    Ни кызганыч, бакчачылык ширкәтләрендә ут хәвефе һаман да чыгып тора.  Янгын сүндерү хезмәткәрләре яз аенда бакча сезоны башлану, ә көз җитте исә көннәр салкынаю сәбәпле чаң кагырга мәҗбүр. Бакча ширкәтләрендә йортлар шулкадәр тыгыз урнашкан ки, берсе яна башласа, шырпы кабы кебек бер – бер артлы дөрләп кабыналар. Әлбәттә, моның сәбәпләре күп. Иң зур кыенлыкларны, әлеге дә баягы, юллар китереп чыгара. Таш җәелгәннәре бөтенләй юк диярлек. Ә бу, үз чиратында, янгын сүндерүчеләрнең юлында зур каршылык тудыра, бигрәк тә көзге, язгы пычракларда.

    Аллеяләр турында әйтәсе дә юк. Норма буенча 4 метр булырга тиешле юл аралыгы еш кына 2 метрга гына кала. Бакчачылык ширкәтләрендә су белән  тәэмин итү дә бик начар, ә инде янгын куркынычсызлык таләпләре бөтенләй диярлек үтәлми. 

    Бакча йортларында җылыту системалары булмаганлыктан, хәзерге заман махсус электр җылыткычлары, яисә кул астындагы электр плитәләре ярдәмгә килә. Ләкин – бу куркыныч ярдәм. Дөресрәге, янгын чыгуга сәбәпче дә булырга мөмкин. Ә янгында кешеләрнең зыян күрүе, хәтта үлү очракларын да онытырга ярамый.

 Мәсәлән, бүген Лаеш районының “Дуслык” бакчачылык ширкәтендә сарай янды. Куе төтенне узып барган ЮХИДИ хезмәткәрләре күреп ала һәм янгын сүндерү сагына хәбәр итә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә ялкын аны чолгап алган була. Янган сарайда янгын сүндерүчеләр ике үле гәүдәне табалар 1961 елгы Сөләйманов Р. һәм анардан яшьрәк Дамир(кем икәнлеге хәзерге вакытта  билгеләнә). Күршеләрнең сүзләренә караганда , әлеге сарайда бакчачылар ширкәтендә өстәмә рәвештә акча эшләп йөргән ике төзүчеләр иде. Фаҗиганең нилектән килеп чыгуы, әлеге вакытта тикшерелә.            

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International