15 ноябрь көнне Чаллы шәһәренең “Атмосфера” дискобарның януы турындагы хәбәр, янгын сүндерү сагына 08 сәгать 30 минутта килә. Биш минуттан соң, фаҗига булган урынга беренче янгын сүндерү расчетлары килделәр, алар җиде минут эчендә янгынны сүндерделәр. Барлыгы 12 янгын техникасы катнашты ПЧ-54,55,56,72,82. Шулай ук, Чаллының №6 эзләү- коткару оряды да үз эшләрен алып бардылар. Янгын 10 кв.м түбәне һәм стенаны яулап алган иде. Коткаручылар утыз ике кешене эвакуацияделәр. Ике кеше үлде, утыз кеше җәрәхәтләнде, җиде кеше авыр хәлдә Чаллы шәһәре хастаханәсендә ята. Тикшерү барышында, түбәндәге нәтиҗәләр ачыкланды: әлеге бинаның видеотикшерү камералары бер кешенең дискобар янында урнашкан гардероб ягына 3 литрлы янган бензин канистрасын ыргытуын билгели. Тикшерүләр хәзерге вакытта дәвам итә. Янгын ут төртүдән килеп чыкты дип фараз ителә.
Татарстан территориясендә грипп һәм ОРЗ кизүнең үсүе нәтиҗәсендә Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең җитәкчеләре, ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының һәм баш идарәсенең барлык шәхси составына вакцинация ясау турында карар кабул иттеләр.
Лаеш районының Тангачи авылынды ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткаручылары ( Казанның ЗПСО №2) Меша елгасыннан 1959 елгы ир кешенең үле гаүдәсен алып чыктылар һәм хөкук саклау органнарына тапшырдылар. Әлеге фаҗига турындагы хәбәр 01 янгын сүндерү сагына 11.40 сәг. балык тотучылардан килә. Алар ир кешенең юка боз буенча баруын һәм төшеп китүен күреп алалар. Коткаручылар килеп җиткәч үлгән ирнең башы һәм куллары судан чыгып тора иде. Ул суның салкын булуыннан катып үлә. Коткаручылар аны махсус эксперименталь аппарат СВААП “Стрелец” һава мендәре ярдәмендә судан ярга алып чыгалар.
Бүген башкалабызда “Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтенең иң яхшы бүлек командиры” дигән традицион смотр – конкурс нәтиҗәләре узды.
Иң яхшы командир бүлеге исеменә смотр – конкурсның алдагы этапларда катнашкан 27 җиңүче катнашты. “Яхшылардан яхшыларга” Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең таләпчән жюри алдында теория һәм практика буенча экзамен узарга туры килде.
Сигезенче ноябрь көнендә генә Татарстанда ике коткару - эзләү эшләре алып барылды. Нәтиҗәдә, боз астына төшеп киткән бер кеше үлде, ә икесе коткарылды.
Республика сулыкларында кыен хәл булганлыктан Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе искәртә:
Юка бозга чыгарга бик куркыныч, машиналар белән керү тыела. Сулыклардагы боз гел салкын температура булган очракта гына 10-15 көннән соң ныгый. Балык тотучыларга да бозга чыгып балык тотарга киңәш ителми.
Кече күләмле суднолар навигациясе 20нче ноябрьдә генә ябыла, шуның өчен кече күләмле судноларны йөртүчеләргә һава шартларын истә тотып, үзегез белән коткару һәм элемтә чаралары булырга тиеш.
52нче янгын сагына экскурсиягә килү өчен Яшел Үзән районының Кызыл Яр авылының урта мәктәп укытучылары Татарстан Республиканың Федераль янгынга каршы хезмәтенең сигезенче отрядның башлыгына үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр. Мондый үтенечкә янгын сүндерүчеләре бер кайчан да каршы килмәделәр. Ачык ишек көнен янгын хезмәткәрләре еш уздыралар. Соңгы ике ай эчендә генә Яшел Үзән районының дүрт урта мәктәбенең укучылары янгын сүндерүчеләрнең кунаклары булдылар. Авыл мәктәбенең балалары 52нче янгын сагында беренче тапкыр булдылар. Шуның өчен, кызыксыну балалар күзләрендә дөрестән дә ихлас күңелдән булган.
Яшел Үзән районының гарнизон янгын сүндерүчеләре янгын белән көрәшү өчен яңа традицион булмаган ысулар кулланылалар. Янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен алар мөселман руханилары һәм православия чиркәвләре белән бергә пропаганда эшдәрен алып баралар. Дин вәкилләре үзләре әйтүенчә, янгыннарны һәм кеше үлемен булдырмау – ул һичшиксез кирәк һәм яхшы эш.
Казан шәһәренең Новатор урамындагы 83нче фатирның януы турындагы хәбәр, янгын сагына сәгать 11.20 килә. Янгынны беренче булып шул ук йортның 77 фатир хуҗасы Ринат Нуриҗанов күреп ала. Әлеге фатирда балаларның булуын белеп, Ринат һәм аның ике иптәше подъезга чыбып керәләр. Фатир ишеген ачып карыйлар, ләкин ишекне ачуга, урамга зәһәр төтен ыргытылды. Тәрәзә янына килеп ир кешеләр балалар елавын ишеттеләр, тимер рәшәткәне сындырып, Ринат Нуриҗанов куллары белән тәрәзәне вата. Фатирга кергәч ул идәндәге яткан ике баланы күреп ала – 2004 елгы Чалгизова Л.С., һәм 2005 елгы , һәм 2005 елгы Шакиров А.С. аларны алып тәрәзә аркылы дусларына тапшыра. Агуланып һәм 5 % пешкән җәрәхәт белән балаларны ДРКБның реанимацион бүлегенә алып киттеләр. Коткаручы Ринат Нуриҗанов “Юл хәрәхәт куркынычсызлыгы” дигән дәүләт республика учреждениясендә машина йөртүче булып эшли. Аның әйтүенчә әлеге фаҗигадә башкача ул булдыра алмас иде дә, чөнки Ринатның үзенең дә ике баласы үсеп килә.
“Яшел Үзән янгын сагында хезмәт итү вакыт эчендә, мондый масшаблы янгын сүндерү техникасының килүен мин хәтерләмим ”, - дип әйтте Федераль янгынга каршы хезмәтнең сигезенче отряд башлыгы Зөфәр Хәлиуллин. Дөрестән дә, соңгы тапкыр Яшел Үзән янгын сагының гарнизон автопаркы махсус машиналар белән Горький исемендәге завод һәм ПОЗИС предприятия җитәкчеләре ярдәмендә генә яңартылды. Бу юлы Яшел Үзән муниципаль районына биш янгын машинасы килде – яңа “КамАЗ” һәм “ЗИЛ