Бүген Казанның иң яхшы җиде команда катнашучылары белән бергә “Яшь коткаручы” дигән шәһәр ярышлары башланды. Барлык катнашучылар – кадет мәктәпләреннән “Яшь коткаручы”лар секциясеннән һәм түгәрәгеннән килгән укучылар. Команданың составына 14 яшеннән алып 17 яшенә кадәр сигез укучы керә, шуларның икесе кыз. Ярышның беренче этабы Дәрвишләр бистәсендә узды. Экстремаль стартларның оештыручылары булып Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе, шулай ук гражланнар саклау һәм Казанның укыту эшләре буенча шәһәр башкарма комитетының белгечләре иде. Экстремаль шартларда үзеңне тоту, коткару, башкаларга ярдәм күрсәтү, авыр хәлләрдән чыгу – ярышның төп максаты булды.
Ярышның беренче көнне үк яшь коткаручыларга җиде киртәне узарга туры килде. Аннан соң комнадалар “Ракета” стадионына күчеп янгын эстафетасында ярыштылар.
- Әлеге ярышларны быел без икенче тапкыр уздырабыз ,-дип әйтте ярышларның җитәкчесе, Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идаресе Казан шәһәренең идарә башлыкның урынбасары Марат Фәйзерахман.- Ләкин, язгы старларга караганда, ярышның бүгенге программасы кыенлашты. Биремнәрнең яңа төрләре барлыкка килде: акваториядә эшләү, янгыннарны сүндерү, химик зарар күргән зонаны узу, шартлы техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдә эзләү – коткару эшләре.
- Әлеге төрләр Приволжск федераль округының регионара ярышның торышына керә. Шуның өчен бу төрләрне ныныту һәм киләчәктә югары үрләргә менү өчен без ярышларга керттек тә инде. Нәкъ менә Приволжск федераль округында безнең командабыз Совет районның 101нче мәктәбенең яшь коткаручылары беренче урынны яуладылар, - дип әйтте Марат Фәйзерахман.
Беренче этапта ук укучыларга су стихиясен җиңеп чыгарга туры килде. Командалар ике төкемгә бүлештеләр. Беренчеләре – резин көймәгә утырып фигуралы йөртү күнегүләрен, аннан соң күлнең икенче ярына килеп туктагач, җәрәхәтләнгән кешегә ашыгыч ярдәм күрсәттеләр. Икенчеләре - шул вакытта суга баткан кешене чыгару өчен коткару бөятен һәм канатны ыргутуда өйрәнделәр. Шуннан соң, яшь коткаручылар чиратлап верталет ярдәмендә эзләгән коткаручылар өчен кырда бәла- каза сигналын күрсәтергә тиеш иделәр.
Калган этапларда тарттырып кия торган канат ярдәмендә киртәне узу күнегүләре булды. Бер – бер артлы командалар экстремаль сынауларны уздылар.Урманда “Кара тартманы” эзләү , җәрәхәтләнгән кешене носилкада күчереп һәм күтәреп йөртү, беренче ашыгыч ярдәмне күрсәтүе белән дә катнашучылар шөгыльләнделәр. Һәрбер этап бик таләпчән регламентлаштырылды, һәрбер хата өчен штраф салынды.
Табигать мохитендә эзләү - коткару ярышларның нәтиҗәсендә лидерлыкны Яңа – Савин районның 89 нчы сыйныф кадетлары алдылар. Алар 1сәг.10мин. эчендә барлык этапларны узып чыктылар. Икенчеләре булып Киров районның командасы һәм Приволжск федераль округының чемпионнары Совет районның 101нче мәктәп командасы.
Ашаганнан соң ярышның катнашучылары “Ракета” стадионына юл тоттылар. Анда алар исә янгын сүндерүченең хәрби киемен тизлегенә киделәр, ялкын белән көрәштеләр, койма аркылы сикерделәр һ.б.