Узган ял көнне Васильево бистәсендә дүрт бертөрле янгын чыкты. Ленин,7 урамындагы шәхси сарайларның януы турында беренче хәбәр “01” диспетчер хезмәтенең үзәк пультына сәгать беренчеләрдә килә. Беррәттән 250 кв. м мәйданында 14 каралты янды. Ун минуттан соң күрше Ленин, 14 урамында тагын 25 агач корылмаларны ялкын чолгап алды . Бу янгын 470 кв. м мәйданын каплаплады. Ялкынның торак йортларга күчү куркынычы барлыкка килде. Бәхеткә каршы, Яшел Үзән һәм Васильево янгын сүндерүчеләре торак йортларны коткарып калдылар. Ләкин, бер сәгаттән соң Стаханская урамындагы 58нче йортның ишек алдындагы янгын турында яңа хәбәр килә. Бу очракта да 8 каралты янды. Корылмаларны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр күрше урамындагы биш сарайның януын күреп алалар. Бер үк вакытта чыккан дүрт янгынны сүндерү өчен Яшел Үзән районының янгын сүндерү хезмәт гарнизонның барлык көч һәм чаралар тартылды. Барлык янгыннарны кыска вакыт эчендә сүндерделәр. Янгын нилектән килеп чыгуы әлегә мәгълүм түгел.