Татарстанда Яңа ел уңаеннан бәйрәм чаралары 4 мең 440 объектта узачак. Бүгенге көндә аларның дүрттән берендә янгынга каршы тикшерүләр үткәрелгән инде. Бүген Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Таһир Кәримуллин пиротехника чараларын сату буенча закон бозу очракларын ачыклау һәм аларны кисәтү, шулай ук Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан һәм аларны үткәрү чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларына багышланган матбугат конференциясендә әнә шулай дип белдерде.
Әлмәт шәһәренең 27 нче номерлы “Ладушки” балалар бакчасында янгынга каршы темага спорт эстафетасы узды. Эстафета алты этаптан торды, ике команда “Огонек” һәм “Искорка” катнашты. Беренче этап – телефоннан янгын сүндерү сагына шалтырату, һәрбер бала төрле адрес буенча янгын сүндерүчеләрне чакырттылар. Икенче этап булып балалар вакытка янгын сүндерүченең хәрби киемен киделәр. 3-4 этапта балалар төрле чаралар һәм әйберләр белән янгынны сүндерергә тиеш иделәр. 5 этапта янгынны ликвидацияләделәр. Алтынчы этап үз эченә янгын сүндерү җиңен җыю һәм таратуны алды.
Ирекле янгын дружиналары (ДПО) элек – электән янгын сүндерүчеләрнең беренче ярдәмчесе булган. Сер түгел, бүгенге көндә янгын сүндерү бүлекчәләре норматив вакыт эчендә барып җитә алмаган торак пунктлар да бар. Менә шундый урыннарда шундый дружиналарны төзергә кирәк тә иде. 2011 елның 6 маенда бу хакта федераль закон гамәлгә кертелде. Озак та үтми республиканың үзенең дә шундый ук закон якты дөнья күрде. ЯшелҮзән янгын сагы гарнизоны җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин сүзләренә караганда, безнең районда бу эш мондый кануннар кабул ителгәнче үк башланган. Зур Ключи авылында ачылган ДПО – аның “беренче карлыгачы”. 2011 елда гына да Зур Ключи ДПОсы тревога буенча 14 тапкыр чакыртылган: 10 очракта янгын сүндерсәләр, 3есендә коры үләнгә ут капкан булган, бер тапкыр ДТПга чакырылганнар.
Янгыннарның күпчелек очрагы торак секторга туры килә. Элеккеге чорларда авылда янгыннар колхоз – совхозларның янгынга каршы көрәшүче ирекле формированиеләре тарафыннан сүндерелә иде. Әмма яңа экономик шартларда бу формированиеләрнең күбесе үз эшчәнлеген туктатты. Ә янгын эшен оештыру тәҗрибәсе авыл җирлегендә янгын сагы, нигездә, ирекле, яки ведомствоныкы булырга тиешлеген исбатлый.
Моның турында бүген Приволжск региональ үзәк коммисиясе уздырган тикшерүләр нәтиҗәләре буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Приволжск региональ үзәгенең надзор хезмәт идарә башлыгының урынбасары эчке хезмәт майоры Максим Комаров дип әйтте.
22 майеның 2011 елында № 100-ФЗ “ Ирекле янгыннан саклау бүлеге” законы көченә керде. Анда закон белән (ДПО) тозу тәртибе язылган, аларга йөкләмәләр һәм эшчеләренә ташламалар, эшләү тәртибе каралган. Татарстан Республикасында 1 август 2011 елда №48-3 РТ ирекле янгыннан саклау бүлеге законын Россия Федерациясендә беренчеләрдән кабул итте. Бу законда ирекле янгыннан саклау бүлекләрен оештыруны хокукый нигезләрен һәм эшчәнлеген чагылдыра. Закон нигезендә ирекле янгын сүндерүчеләргә хокумәт тарафыннан булышу каралган. Гәдәттән тыш хәлләр министры Хәбибуллин Р.Җ. сүзләре буенча, Татарстан Республикасын 7500 профессиональ янгын сүндерүче саклый, кизүдә 700 берәмлек махсус техника тора.
Агымдагы елда Биектау муниципаль районында 95 янгын чыккан, анда 42 корылма көлгә әйләнеп, 56 корылмага зыян килгән, 7 кеше якты дөнья белән хушлашкан, дип хәбәр итә “Биектау хәбәрләре” газетасы.
Бүген Апас муниципаль районының мәдәният йорты каршында тантаналы чара узды. Республика һәм ирекле янгын сүндерүчеләргә АРС – 14 12 янгын сүндерү машиналарын бүләк иттеләр. Тантаналы чарада Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарә башлыгы эчке хезмәт генерал - майоры Хәбибуллин Рафис Җәүдәт улы һәм Апас муниципаль районының башлыгы Заһидуллин Рәшид Нәҗип улы катнашты.