ЯНГЫН – ул күзәтүләрсез яну, матди зыян китерүче, кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлекләренә дәүләт һәм җәмгыять ихтыяҗларына зарар салучы яну .
Бүген 08.55 сәгатьтә Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Кризислы хәлләрдә идарә итү үзәгенә начар һава шартлары нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы территориясендә 26 торак пунктта ут бетүе хакында хәбәр килде.
Нәтиҗәдә, 1720 йортта яшәүчеләр (Лаеш, Нурлат, Мамадыш, Кайбыч, Яңа Чишмә һәм Алабуга районнарында гомер кичерүче 6881 кеше) утсыз калды.
Бүген 17 сәг. 35 минутта Лаеш районының 62 км Казан – Оренбург трассасында юл – транспорт фаҗигасы булды. Алты кеше һәлак булды шуларның берсе 2001 елгы бала, өч кеше җәрәхәт алды.
Яңа елны каршылау бәйрәме безгә күп шатлык, куанычлар бүләк итә. Күтәренке кәеф үзенә генә хас бәйрәм рухы күңелләргә аеруча үтеп керә. Матур-матур уенчыклар, гирляндалар белән өебезне гадәттәгедән матуррак итү теләге тагын да арта. Ләкин, Яңа ел бәйрәмен янгын, ут фаҗигасе ямьсезләп ташларга мөмкин. Аны булдырмас өчен бүген Приволжск районының янгынга каршы дәүләт күзәтүчелек хезмәткәрләре 127 нче мәктәп укучыларына өйрәтмә дәресләрен уздырдылар.
Яңа ел бәйрәме якынлашкан саен пиротехник җиһазлар: петарда, фейерверк, ракеталар, салют, хлопушка, бенгаль уты кебек уенчыкларга тартыла башлыйбыз. Балалар бигрәк тә. Менә шуны истә тотып пиротехник җиһазларны куллану кагыйдәләрен тагын бер искә төшереп узу зыян итмәс! Пиротехника, күпме генә ышандырсалар да 100%ка куркынычсыз була алмый. Тиешле кагыйдәләрне саклап ясалмаганы бигрәк тә!
Яңа ел бәйрәме уңаеннан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең күзәтү идарә органнары бәйрәм чаралары уздырыла торган объектларда планнан тыш тикшерүләр оештырдылар. Бүген ОНД хезмәткәрләре Салих Сәйдәш исемендәге Зур Дәүләт концерт залында урнашкан “чыршыга” бардылар. Анда алар янгын куркынычсызлык таләпләрен тикшерделәр.
Яңа ел бәйрәме якынлаша һәм төп сорау булып янгын куркынычсызлыгы тора. Гирляндалар, бенгаль утлары , шәмнәр – болар барысы да югары янгын куркыныч чыганагы. Бик еш өлкәннәр гадәттән тыш хәлне контрольдә тота белмиләр, хәтта үзләре дә янгынның гаепләүчеләре булалар.
Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә Федераль янгынга каршы хезмәтенең хезмәткәрләре класс квалификациясен алу өчен зачет тапшырдылар. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының приказына нигезләнеп ФПС хезмәткәрләре профессиональ эзерлек буенча сорауларга җавап бирделәр һәм физик күнегүләр эшләделәр.
Янгынга каршы көрәш буенча ирекле дружиналар төзүгә кагылышлы Россия һәм Татарстан Республикасы Законнары кабул ителүе уңаеннан, район янгыннан саклану гарнизоны начальнигы, эчке эшләр подполковнигы Мансур РӘХМӘТУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек:
-Мансур Мәгъсүмович, янгын афәтенә каршы көрәшү өчен янгынга каршы көрәш хезмәтенең генә көче җитми мени соң?
-Торак пунктларны янгыннан саклауның төп критерие булып янгыннан саклау командасының чакырылган урынга килеп җитү вакыты тора. Регламент буенча ул шәһәр җирендә 10 минут, авыл җирлегендә 20 минут. Чынбарлыкта моңа сыешу бик кыен. Бу елларда янгын куркынычы еш кабатлануы ирекле янгын дружиналары төзү зарурлыгын китереп чыгарды. Яңа Закон менә шуңа күрә чыгарылды.
Кама - Тамагы муниципаль районының Сөйки авылындагы янгын турындагы хәбәр ЕДДСка 11 декабрь көнне 04 сәг. 35 минутта авыл торучылардан килә. Янгын кеше тормаган йортта чыга.