Балалар бакчасында янгын сүндерү эстафетасы узды

2011 елның 6 декабре, сишәмбе

Әлмәт шәһәренең 27 нче номерлы “Ладушки” балалар бакчасында янгынга каршы темага спорт эстафетасы узды.  Эстафета алты этаптан торды, ике команда “Огонек” һәм “Искорка” катнашты.  Беренче этап – телефоннан янгын сүндерү сагына шалтырату, һәрбер бала төрле адрес буенча янгын сүндерүчеләрне чакырттылар.  Икенче этап булып балалар вакытка янгын сүндерүченең хәрби киемен киделәр.  3-4 этапта балалар төрле чаралар һәм әйберләр белән янгынны сүндерергә тиеш иделәр.  5 этапта янгынны ликвидацияләделәр. Алтынчы этап үз эченә янгын сүндерү җиңен җыю һәм таратуны алды. 

Эстафета арасында балаларга матур номерлар күрсәттеләр, шулай ук алар янына  янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен тикшерегә Баба Яга да килде.

Бу чараның соңгы этабы булып балаларга бүләкләр бирү булды. Ә тәрбияләүчеләргә ТР ТРО ВДПО Әлмәт район аша бүлегеннән грамоталар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International