Ирекле янгын сүндерүчеләрнең эшчәнлеге

2011 елның 25 ноябре, җомга

   22 майеның 2011 елында № 100-ФЗ “ Ирекле янгыннан саклау бүлеге” законы көченә керде. Анда закон белән (ДПО) тозу тәртибе язылган, аларга йөкләмәләр һәм эшчеләренә ташламалар, эшләү тәртибе каралган. Татарстан Республикасында 1 август 2011 елда №48-3 РТ ирекле янгыннан саклау бүлеге законын Россия Федерациясендә беренчеләрдән кабул итте. Бу законда ирекле янгыннан саклау бүлекләрен оештыруны хокукый нигезләрен һәм эшчәнлеген чагылдыра. Закон нигезендә ирекле янгын сүндерүчеләргә хокумәт тарафыннан булышу каралган. Гәдәттән тыш хәлләр министры Хәбибуллин Р.Җ. сүзләре буенча, Татарстан Республикасын 7500 профессиональ янгын сүндерүче саклый, кизүдә 700 берәмлек махсус техника тора.

   2011 елның 11 ай эчендә Балтач районында 28 янгын очрагы теркәлде. Янгыннар нәтиҗәсендә 2 кеше һәлак булды. Янгыннар, ирекле янгын сүндерүчеләрнең катнашуы нәтиҗәсендә тиз арада сүндерелде.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International