Икенче декабрь көнне Түбән Кама муниципаль районының Шереметьев авылында тугызынчы ирекле янгын сүндерү сагы ачылуга багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Түбән Кама муниципаль районының башлыгы Метшин Айдар Рәис улы, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарә башлыгының урынбасары Кәримуллин Таһир Вәгыйз улы һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы энергетика министры Фәрдиев Илшат Шәех улы катнашты.
- Бүген Шереметьев җирендә бик зур бәйрәм. Бу бәйрәм иң беренче чиратта халыкныкы, чөнки безнең төп бурычыбыз - аларга куркынычсыз тормыш тәэмин итү тора, - дип әйтте Айдар Метшин.
Түбән Кама муниципаль районының башлыгы әйтүенчә әлеге янгын сүндерү депосы Ирекле янгын сүндерү сагының традицион эш урыны гына түгел, ә шулай ук янгын дружиналарын өйрәтү буенча укыту үзәге дә булып тора. Авыл халкын саклап калу эшен тәэмин итү өчен монда ДПК һәм ДПД чакырылачак.
Каты алкышлар белән Айдар Метшин Шереметьев авыл башлыгына яңа янгын сүндерү деподан ачкыч тапшырды.
Элеге ирекле янгын сүндерү бүлекчәсе Түбән Кама муниципаль районында түгызынчы булып исәпләнә. Ирекле янгын сүндерү сагының хезмәткәрләре Түбән Каманың хәрбиләштерелгән янгын сүндерү сагында стажировкалар үттеләр, янгын сүндерү буенча имтихан бирделәр. “Шереметьевка” Ирекле янгын сүндерү сагы күптән түгел төзелгән булса да, доброволец көче белән менә инде берничә янгын сүндерелде. Шереметьев авылында ирекле янгын сүндерү сагы 1930 елда оештырыды һәм 1987 елга кадәр эшләде.
Тантаналы рәвештә кызыл лентаны кисеп хөрмәтле кунаклар яңа ирекле янгын сүндерү сагынның бинасы белән таныштылар.