Бүген Апас муниципаль районының мәдәният йорты каршында тантаналы чара узды. Республика һәм ирекле янгын сүндерүчеләргә АРС – 14 12 янгын сүндерү машиналарын бүләк иттеләр. Тантаналы чарада Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарә башлыгы эчке хезмәт генерал - майоры Хәбибуллин Рафис Җәүдәт улы һәм Апас муниципаль районының башлыгы Заһидуллин Рәшид Нәҗип улы катнашты.
- Халыкны саклау өчен Республика җитәкчеләре барысын да эшли. Өч ел элек республикада янгынга каршы хезмәте булыр дип күп кенә район җитәкчеләре ошанмады. Ә менә Апас районың башлыгы беренче көннән үк торак пунктларда ТР янгынга каршы бүлек биналарын аерым постларга эзерли башлады, әлеге эшкә күрше районнар да тартылды. Шуннан соң, без Миноборонадан техниканы ала башладык, НШН – 600 насосларны куйдык, буядык һәм эш шуның белән бетте дип уйладык. Әмма Татарстан Президенты ярдәме белән без әлеге машиналарны хәзерге заман техникасына туры китереп яңа төр насос куйдык, цистернаны 4000 литрга күбәйттек. Апас җиренә, район башлыгына бик зур рәхмәтләремне әйтәсем килә. Безгә исә халык игеле, республика игеле өчен эшлисе кала. Безгә һәрвакытта Россия Гадәттән тыш хәлләр министры, Татарстан Президенты, Республика хөкүмәте ярдәм күрсәтә. Безнең бүлекчәләргә күрсәткән ярдәм халыкка куркынычсызлыкны тәэмин итүгә, янгыннарда һәм су объетларында кеше үлемен киметергә чакыра, - дип әйтте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарә башлыгы эчке хезмәт генерал - майоры Хәбибуллин Рафис Җәүдәт улы.
Дүрт –биш ел элек мондый көчле техникага карап, үз күзләребезгә ошанмадык. Бик зур рәхмәтләремне безгә ярдәм күрсәтүчеләргә, шулай ук барлык шәхси составга белдерәм.
Аннан соң, Хабибуллин Рафис Җәүдән улы янгын сүндерү машиналардан ачыклар һәм сертификатлар тапшыры:
- Апас муниципаль районының Урта Балтай аерым постына;
- Апас муниципаль районының Әлмәндәр аерым постына;
- Кама Тамагы муниципаль районының Каратал аерым постына;
- Тәтеш муниципаль районының Зур Тархан аерым постына;
- Тәтеш муниципаль районының Зур Шәмәк акрым постына;
- Кайбыч муниципаль районының Федоровск аерым постына;
- Кайбыч муниципаль районының Олы Тебердинск аерым постына;
- Югары Ослан муниципаль районының Рус Макылы аерым постына;
- Буа муниципаль районының Кошкитебяк аерым постына;
- Буа муниципаль районының Янтуган аерым постына;
- Дрожжаной муниципаль районының Яңа Убей аерым постына.
Шулай ук, янгын сүндерү машинананың ачкычын Апас муниципаль районының Чирмешән авылына да бирделәр.
Халыкны саклау, гадәттән тыш хәлне ликвидацияләү һәм кисәтү, янгын куркынычсызлыкны тәэми итү эшендә Апас муниципаль районының башлыгына Р.Н. Заһидуллинга ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Хөрмәт грамотасын бирделәр.