Агымдагы елда Биектау муниципаль районында 95 янгын чыккан, анда 42 корылма көлгә әйләнеп, 56 корылмага зыян килгән, 7 кеше якты дөнья белән хушлашкан, дип хәбәр итә “Биектау хәбәрләре” газетасы.
Янгыннарның күпчелеге торак секторга туры килә. Кагыйдә буларак, янгынга китерүче төп сәбәпләр – ут белән саксыз эш итү, электрүткәргечнең төзек булмавы, җылыту приборларыннан тиешенчә файдаланмау, мичләрне дөрес салмау.
“Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова.