Янгыннарның күпчелек очрагы торак секторга туры килә. Элеккеге чорларда авылда янгыннар колхоз – совхозларның янгынга каршы көрәшүче ирекле формированиеләре тарафыннан сүндерелә иде. Әмма яңа экономик шартларда бу формированиеләрнең күбесе үз эшчәнлеген туктатты. Ә янгын эшен оештыру тәҗрибәсе авыл җирлегендә янгын сагы, нигездә, ирекле, яки ведомствоныкы булырга тиешлеген исбатлый.
Торак пунктларда янгыннар булган очракта профессиональ янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, зыян күрүчеләргә ярдәм итәрдәй, мөмкин кадәр янгынны туктатырдай махсус әзерлекле кешеләр булдыру зарур. Шуны истә тотып, агымдагы елның 11 маеннан “Ирекле янгын сагы турында”гы Федераль Закон эшли башлады (06,05,2011, № 100- ФЗ). Әлеге закон авария – коткару эшләре, профилактик чаралар үткәргәндә, янгыннарны сүндергәндә гражданнарның һәм юридик затларның катнашуына бәйле иҗтимагый мөнәсәбәтләрне җайлый. Ирекле янгын сагы ул – юридик яки физик затлар тарафыннан төзелгән иҗтимагый берләшмә яки җәмгыять. Мондый берләшмәләрнең финанс, матди – техник эшчәнлеге үз средстволарны, взнослар, хәйрия, учредитель средстволары, җирле үзидарә һәм дәүләт власте органнары тарафыннан күрсәтүчеләре ярдәм средстволары һәм закон тарафыннан тыелмаган башка средстволар исәбенә алып барыла. Ирекле янгын сагының бурычлары дип закон түбәндәгеләрне атый: янгыннарны профилатикалау, янгыннар вакытында кешеләрне һәм мөлкәтне саклап калу, авария – коткару эшләрендә, янгыннар сүндерүдә катнашу һәм бәладә зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү, авария – коткару эшләре үткәрү.
Ирекле янгын сүндерүче булып, 18 яшькә җиткән һәм янгыннарны профилатикалау, сүндерү һәм авария – коткару эшләрендә катнашырга сәламәтлеге мөмкинлек биргән һәркем эшли ала. Матди кызыксындыру һәм хезмәт хакы формасы, күләме ирекле янгын сагы иҗтимагый берләшмәсенең учредителе тарафыннан һәр катнашучының эшчәнлеккә керткән өлешеннән чыгып билгеләнә. Шул ук вакытта матди кызыксындыруны дәүләт һәм җирле үзидарә власте органнары да ясый ала.
Ирекле янгын сүндерүчеләр чараларда катнашкан вакытта һәм әзерлек узганда эштән яки укудан азат ителә. Бу вакытта эш яки уку урыннары саклана. Әгәр кеше өч һәм анна да күбрәк ел ирекле янгын сүндерүче булып торса һәм тиешле реестрда исәпләнсә, ул, керү сынауларын уңышлы тапшырган очракта, янгын – техник белем бирү учреждениеләренә конкурстан тыш укырга керә ала.
Моннан тыш, ирекле янгын сүндерүчеләргә эш урыныннан хезмәт хакы сакламыйча 10 көнгәчә өстәмә ял бирелә ала.
Райнда бүгенге көндә 16 ирекле янгын сүндерү җәмгыяте исәпләнә. Безнең бурыч – аларның эшчәнлеген “Ирекле янгын сагы турын”гы Федераль Закон таләпләренә туры китерү. Бу юнәлештәэш башланды инде.
Илфат Габдрахманов Мөслим район янгын сүндерү гарнизоны начальнигы