Татарстанда Яңа ел уңаеннан бәйрәм чаралары 4 мең 440 объектта узачак. Бүгенге көндә аларның дүрттән берендә янгынга каршы тикшерүләр үткәрелгән инде. Бүген Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Таһир Кәримуллин пиротехника чараларын сату буенча закон бозу очракларын ачыклау һәм аларны кисәтү, шулай ук Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан һәм аларны үткәрү чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларына багышланган матбугат конференциясендә әнә шулай дип белдерде.
Тикшерүләр вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның 2 мең 977 очрагы ачыкланган. Нәтиҗәдә, 27 – юридик һәм 291 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылган.
«Татар-информ» , Виктория Осинина