Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең надзор хезмәт идарәсе - Приволжск региональ үзәгендә иң яхшылардан булып санала.

2011 елның 29 ноябре, сишәмбе

Моның турында бүген Приволжск региональ үзәк коммисиясе уздырган тикшерүләр нәтиҗәләре буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Приволжск  региональ үзәгенең надзор хезмәт идарә башлыгының урынбасары эчке хезмәт майоры Максим Комаров дип әйтте. 

Ревизия нәтиҗәләрен киңәшмә вакытында белдерделәр. Әлеге киңәшмәдә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең надзор хезмәт бүлекчәләре  һәм җитәкче составы катнашты.   Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Приволжск  региональ үзәгенең надзор хезмәт идарә башлыгының урынбасары эчке хезмәт майоры Максим Комаров сүзләре буенча тикшерүләр нәтиҗәле буенча ТР хезмәткәрләрнең хезмәте уңай билгеләнде.

- Сезнең надзор хезмәт идарәсе   Приволжск региональ үзәгендә иң яхшылардан булып санала, - билгеләп үтте ревизия комиссиясенең рәисе. – Әмма, тикшерү вакытында килеп чыккан кайбер җитешсезлекләрне юк итәргә кирәк.  Бигрәктә тәүлек буе кеше күп булган объектларның янгын куркынычсызлык хәленә игътибар итегез, ассызыклап үтте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Приволжск  региональ үзәгенең надзор хезмәт идарә башлыгының урынбасары эчке хезмәт майоры Максим Комаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International